10 февральгә кадәр "100 шәһәр лидеры" программасында катнашуга гаризалар кабул ителә

2019 елның 4 феврале, дүшәмбе

"100 шәһәр лидеры" программасында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә. Ул гражданнарны үз шәһәрендә яңа идеяләрне гамәлгә ашыруга җәлеп итүгә юнәлтелгән. Катнашу өчен шушы сайтта теркәлергә: https://100gorodov.ru, һәм үз проектыңны, командаңны тәкъдим итәргә, шулай ук мотивацион видео яздырырга кирәк. Сайлап алу 10 февральгә чаклы үткәрелә.

15 февральдә беренче этап җиңүчеләренең исемлеге бастырылачак. 20 шәһәрдән 20 команда Россиянең башка шәһәрләрендә акселерация курсын, стажировка, эре үсеш институтлары белән инвест-питчинг узачак, ә аларның инициативалары тормышка ашырылачак.

"100 шәһәр лидеры" программасын Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы гамәлгә ашыра.

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International