Мәскәүдә Россия Федерациясе Президенты каршында Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча советның эш төркемендә чираттагы утырыш узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев катнашты.
Эш төркеме утырышында "Сәламәтлек саклау" илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын һәм "Сакчыл поликлиника" поликлиникаларның яңа үрнәген формалаштыруга кагылышлы мәсьәләләре турында фикер алышынды. Моннан тыш, сәламәтлек саклау өлкәсендә өстенлекле бурычларны хәл итүгә юнәлтелгән өстәмә максатчан күрсәткечләрнең исемлеге буенча тәкъдимнәр каралды.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте