Татарстанстат бәяләгәнчә, 2018 елда республиканың тулаем төбәк продукты 2,44 трлн сум тәшкил иткән. 2017 ел дәрәҗәсенә карата чагыштырма бәяләрдә үсеш темпы 101,5% булган.
2018 елда Инновацияләргә ярдәм итү фондының ярдәм программалары буенча конкурсларда Татарстан 500дән артык проект тәкъдим итте. Шулар арасыннан 104 катнашучы җиңүче булды, бу 2017 ел белән чагыштырганда 40%ка күбрәк. Алга таба үсеш өчен алар 360 миллион сумнан артык акча алды.
Бүген сәнәгать парклары һәм сәнәгать мәйданчыкларының идарәче компанияләре тарафыннан аккредитация алу өчен заявкалар кабул итү башланды. Документлар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан ш., Мәскәү ур., 55 йорт, 125 каб., эш көннәрендә 9:00-18:00 (җомгадан тыш - 9:00-17:00).
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2018 елның гыйнвар-декабре өчен муниципаль районнар һәм шәһәр округларының айлык социаль-икътисадый үсеш рейтингын әзерләде. Казан, Әлмәт һәм Лаеш элеккечә югары позицияләрен саклый һәм лидерлар булып кала.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ачык консультацияләр үткәрү кысаларында "Буа аквакультурасын гамәлгә ашыру өлкәсендә хокукый җайга салуны камилләштерү өлешендә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проектына теләктәшлек күрсәтте.
Сәүдә-сәнәгать палатасында эшкуарлык эшчәнлеген алып бару шартларын яхшырту һәм "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү" илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасының төбәк өлешләре хакында сөйләштеләр.
Татарстанның коммерциясез оешмалары Россия Президенты Владимир Путин грантына дәгъва итәргә мөмкин. Бүген 2019 елдагы беренче конкурста катнашуга гаризалар кабул итү башланды.
Казанда кулланучылар бәяләре динамикасына анализ үткәрү, Татарстан Республикасы тауар базарларында бәя кую сәбәпләрен һәм факторларын билгеләү буенча ведомствоара эш төркеме утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин катнашты. Катнашучылар кулланучылар базарында бәя куюга йогынты ясаучы факторлар, нинди инфляция көтелүе, эре сәүдә челтәрләре киштәләрендә җирле тауар җитештерүчеләрнең продукцияләрен тәкъдим итү мәсьәләләрен карады.
Чаллыда “Хайер” индустриаль паркы территориясендә 1200 м2 артык мәйданда җитештерү корпусы төзелде. Хәзер бинада эчке инженерлык челтәрләре үткәрелә. Объектларны 2019 елның җәендә файдалануга тапшырырга ниятлиләр, нәтиҗәдә, “Хайер Лаундри Машин РУС” барабанлы төрдәге кер юу машиналары чыгара башлаячак.
Татарстанның 5тән 24 яшькәчә балалары һәм яшьләре "МИН, ФИНАНСЛАР, ДӨНЬЯ" II Төбәкара тикшеренү, әдәби, журналистлык һәм гаилә эшләре бәйгесендә катнаша ала.