Бүген республика Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашында "Татарстан Республикасында дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге" ДБУ эшчәнлегенә йомгак ясадылар. Утырышны икътисад министры Фәрит Габделганиев алып барды. "Күпфункцияле үзәк коллективы Икътисад министрлыгы белән берлектә КФҮ хезмәтләрен күрсәтүнең сыйфаты, административ киртәләрне бетерү буенча системалы эш алып бара, уңайлы шартлар тудырыла, яңа форматтагы офислар пәйда була", - дип билгеләп үтте Р.Нигъмәтуллин.
Икътисад министры Фәрит Габделганиев ассызыклаганча, башкарылган эш гражданнарның Татарстан Республикасы КФҮдә дәүләти хезмәтләр күрсәтү сыйфаты белән канәгать булуы дәрәҗәсендә уңай чагыла. "Сезнең контроль" федераль системасы белешмәләре нигезендә, уңай бәяләр өлеше тиешле федераль күрсәткечнең план билгесеннән (90%) шактый артып китә - асылда күрсәткеч түбәндәгечә тәшкил иткән: 2017 елда – 91,8%; 2018 елда - 97,07%.
Бүген Татарстан Республикасында КФҮ офисларының ("Минем документлар") киң челтәре төзелде, алар республиканың һәр муниципаль районында һәм шәһәр округында, шулай ук халкы 1 мең кешедән арткан авыл җирлекләрендә эшли, - дип сөйләде "Татарстан Республикасында КФҮ" ДБУ директоры Ленара Мозаффарова. КФҮнең төп бурычы - халык өчен, хакимият органнарына мөрәҗәгать итмичә генә, бер урында "бер тәрәзә" принцибы буенча тиз вакытта иң кирәкле хезмәтләрне алу мөмкинлеген тәэмин итү. КФҮгә мөрәҗәгать итү өчен республиканың хезмәтләр порталы, шулай ук мобиль кушымта аша уңайлы көнгә һәм вакытка алдан язылу мөмкинлеге бар.
Бүгенге көндә КФҮ системасында 57 офис һәм халкы саны 1 меңнән арткан 281 авыл җирлегендә 292 тәрәзә исәпләнә (республиканың КФҮ челтәре Россиядә ачылган тәрәзәләр саны буенча алтынчы урында).
2018 елда Казан шәһәрендә ике яңа офис, шулай ук Чистай шәһәрендәге филиалның яңа бинасы ачылды, Татарстан Республикасының аерым муниципаль районнарында филиалларның биналары ремонтланды.
Бүген бер шундый үзәктә 150дән артык төрдә аеруча популяр хезмәтләрне алырга була. Бу федераль хакимият органнарының (Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте, Салым хезмәте, Эчке эшләр министрлыгы, шул исәптән, Миграция эшләре идарәсе), Пенсия фонды, Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлык, Суд приставлары хезмәте, Хезмәт һәм халыкны эш белән тәмин итү буенча федераль хезмәт, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кешенең уңай тормышы өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт, Социаль иминият фонды, РФ Санлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, Үзәк сайлау комиссиясе) хезмәтләре, ЗАГС органнары, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр (60ка якын) (җир-милек мөнәсәбәтләре, архитекутра, архив һ.б.лар өлкәсендә), "Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация" АҖ һ.б.лар хезмәтләре.
Барлык КФҮдә эшкуарлык субъектлары дәүләт финанс ярдәме чаралары буенча консультация алырга, шулай ук Эшкуарлыкка ярдәм фондында микрозайм алырга гариза тапшырырга мөмкин.
КФҮдә гражданнарга күрсәтелә торган хезмәтләрнең исемлеге даими киңәя һәм аларга ихтыяҗ да арта. Әйтик, 2015 елда КФҮтә 1,8 млн. хезмәт күрсәтелсә, 2016 елда - 2,7 млн. хезмәт, 2017 елда - 3,5 млн. хезмәт, 2018 елда – 3,8 млн.хезмәт.
2018 елда КФҮтә хезмәтләрне алу уңайлылыгын арттыру максатларында шулай ук түбәндәгеләр оештырылды:
КФҮ Бердәм белешмә хезмәте (222-06-20 телефоны аша колл-үзәк), аңа барлык сораулар буенча атнасына 6 көн мөрәҗәгать итәргә була;
мөрәҗәгать итүчегә документлар әзерлеге турында СМС-хәбәр;
мөрәҗәгать итүчеләр соравы буенча КФҮ хезмәткәрләренең алар янына барып хезмәт күрсәтүе (бару түләү хисабына башкарыла, ә гражданнарның ташламалы категорияләренә - бушлай).
2018 елда КФҮтә аерым хезмәтләргә карата комплекслы запрос кысаларында документлар тапшыру гамәлгә кертелгән, ягъни мөрәҗәгать итүче берничә хезмәткә бер гариза бирә, бу исә кабул итү вакытын шактый киметә.
КФҮ офисларының эш режимы хакимият органнарының эш режимыннан киңрәк - барлык офислар дүшәмбедән шимбәгә кадәр төшке аш тәнәфесеннән башка эшли (көненә 8-12 сәгать, атнасына 62 сәгатькәчә), Казанда Совет районы офисы (Җиңү пр., 214 йорт) - ялларсыз.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте