Казанда Татарстан икътисад министры урынбасары Индира Киреева рәислегендә төбәк брендларын үстерү темасына киңәшмә узды. Видеоконференцэлемтә режимында узган чарада республика муниципаль районнарының башкарма комитет вәкилләре катнашты. Индира Кирееваның чыгышы теркәлгән брендларны куллану хисабына ватан һәм чит ил базарларында төбәк тауар җитештерүчеләре продукциясен этәрү буенча Федерация Советы Рәисе Валентина Ивановна Матвиенко күрсәтмәсен үтәүгә багышланган иде.
Соңгы биш ел эчендә Татарстаннан озатылган инновацион товарлар күләме 435,6 млрд сумга кадәр арткан, бу 35,1%ка күбрәк. Җибәрелгән товарларның гомуми күләмендә инновацияләр өлеше 19,6% тәшкил иткән. Татарстанның фәнни һәм инновацион эшчәнлегенә нәтиҗәләрне ТР Фәннәр академиясенең Перспективалы икътисадый тикшеренүләр үзәге галимнәре чыгарды. Анализда алар Татарстанстат мәгълүматларына таянган.
Яшьләр өчен Social Impact Award (SIA) социаль бизнес-проектлар конкурсына заявкалар кабул итү дәвам итә. Анда эш башлап килүче 30 яшькәчә эшкуарлар катнаша ала.
Татарстан Республикасында Түбән Новгород өлкәсенең Сәнәгать, сәүдә һәм эшкуарлык министрлыгы делегациясе булып китте. Бу сәфәр эшкуарлыкка ярдәм итү, аны үстерү һәм яклау мәсьәләләрендә тәҗрибә алмашу кысаларында узды.
Бүген "Татар-информ" МАда "Стратегия-2030 кысаларында муниципаль берәмлекләр һәм Татарстан Республикасы үсеше турында" темасына матбугат конференциясе узды. Журналисталарның сорауларына Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин җавап бирде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы "Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында" Татарстан Республикасы законы проекты буенча ачык консультацияләр үткәрә. Документны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Әсфән Галәвов эшләгән.
Казанда интеллектуаль милек базарын үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Чарада "Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры" коммерциясез партнерлыгы" ассоциациясе һәм "Татарстан фәнни-техник мәгълүмат үзәге" Татарстан Республикасы дәүләт унитар предприятиесе белгечләре катнашты.
15 млрд сум күләмендә инвестицияләр җәлеп ителгән һәм 3482 яңа эш урыны булдырылган. "Яр Чаллы" алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резидентлар җәлеп итү буенча Россиядә беренче булып планны үтәде. Ташламалар алуга дәгъва иткән барлык кандидатлар өч ел дәвамында резидентлар реестрына керде. Хәзер Автокалада 45 предприятие эшли. Шул исәптән 21 резидент үз эшчәнлекләрен 2018 елда башлады.
Бизнесмен булырга ниятләүче татарстанлылар "Эшкуар әлифбасы" тренингында катнашуга чакырыла. Чара 18-22 февральдә Эшкуар йортында узачак.
2018 елда "Процент ставкасын субсидияләү" программасы буенча финанс ярдәме алган эшкуарлар күрсәткечләргә ирешү турында хисап тапшырырга тиеш. Документлар 2019 елның 1 маена кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителәчәк: Казан, Мәскәү урамы, 55 йорт, 502 кабинет (Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге).