Татарстан оешмалары "2018 елның иң яхшы тәэмин итүчесе" исеменә дәгъва итә ала

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

Татарстанның сатып алулар өлкәсен тауарлар, эшләр һәм хезмәтләр белән тәэмин итүче компанияләре, оешмалары  "2018 елның иң яхшы тәэмин итүчесе" конкурсында катнашырга чакырыла. Гаризалар түбәндәге электрон почтага: konkurs @forum-goszakaz.ru яки әлеге почта адресы буенча кабул ителә: 101000, Мәскәү, Колпачный тыкрыгы, 4 йорт, 3 кор.("Мәскәү эшкуарлар ассоциациясе" Төбәкара иҗтимагый оешмасының Дәүләт заказы һәм эшкуарлыкны үстерү комитеты).  Хатта темасын күрсәтү зарур: "Конкурска".

Заявкада түбәндәге мәгълүматлар булырга тиеш:

- дәгъвачының тулы атамасы, юридик адресы һәм башка реквизитлары, шул исәптән җитәкчесенең Ф.И.О., телефон номерлары һәм башка элемтә мәгълүматлары;

- дәүләт ихтыяҗлары өчен тәэмин ителә торган һәм тәкъдим ителгән тауарлар, эшләр һәм хезмәтләргә кыскача тасвирлама;

- сумнарда гомуми бәясен күрсәтеп, төзелгән һәм үтәлгән (заказчы ягыннан неустойка кулланудан тыш) контрактларның (44-ФЗ нигезендә), шулай ук сумнарда гомуми бәясен күрсәтеп, шартнамәләрнең (223-ФЗ нигезендә) гомуми саны.

- 2018 елда оешма катнашкан сатып алу процедураларының гомуми саны: 44-ФЗ буенча сумнарда гомуми санын күрсәтеп, шулай ук 223-ФЗ буенча сумнарда гомуми санын күрсәтеп.

- 2018 елда дәүләт, муниципаль һәм корпоратив заказчылардан алынган бәяләмәләр, рәхмәт хатлары, грамоталар, дипломнар һ.б.лар саны.

Эштә түбәндәгеләр бәяләнәчәк:

-  төзелгән һәм үтәлгән (заказчы ягыннан неустойка кулланудан тыш) контрактларның (44-ФЗ нигезендә), шулай ук шартнамәләрнең (223-ФЗ нигезендә) гомуми саны һәм суммасы.

- 44-ФЗ һәм 223-ФЗ буенча 2018 елда оешма катнашкан сатып алу процедураларының гомуми саны һәм суммасы;

- 2018 елда дәүләт, муниципаль һәм корпоратив заказчылардан алынган бәяләмәләр, рәхмәт хатлары, грамоталар, дипломнар һ.б.лар саны.

Конкурс сайлап алуы 2019 елның 4 мартына кадәр үткәрелә.

Нәтиҗәләрне игълан итү һәм җиңүчеләрне бүләкләү "Дәүләт заказы - Гадел сатып алулар өчен" форум-күргәзмәсе кысаларында булачак.

Конкурс нигезләмәсе белән әлеге сайтта танышырга мөмкин: https://forum-goszakaz.ru/contest-suppliers.html.

Конкурсны Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм "Мәскәү эшкуарлар ассоциациясе" Төбәкара иҗтимагый оешмасы оештыра.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International