Икътисад министрлыгы линиясе буенча комплекслы план чаралары 2018 елда тулы күләмдә үтәлде

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

Казанда 2018 ел өчен Татарстан Президентының ТР Дәүләт Советына юлламасын гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең комплекслы гамәлләр планын үтәүгә йомгак ясалды. Икътисад министрлыгы җаваплылыгында булган барлык чаралар тулы күләмдә үтәлде. Төп нәтиҗәләр исәбендә:

- Әлмәт икътисадый зонасында "Вертикаль" социаль юнәлешле коммерциясез оешма ресурс үзәге" автоном коммерциясез оешмасының коммерциясез оешмалар белән эш буенча муниципалитетара ресурс үзәген ачу. Әлеге проектны гамәлгә ашыруга Икътисад министрлыгы 1,43 миллион сум күләмендә субсидия бүлеп бирде;

- гамәлдәге сәнәгать мәйданчыкларында һәм алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләрендә 418 резидент эшчәнлек алып бара, 7,9 мең эш урыны булдырылды;

- Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына мөлкәти ярдәм инфраструктурасының 47 субъекты (парклар һәм сәнәгать мәйданчыклары) аккредитацияләнде;

- "Син - эшкуар" федераль программасына 5080 татарстанлы җәлеп ителде;

- "Бизнес Десант" проекты өченче тапкыр гамәлгә куелды, анда бөтен республикадан 1566 эшкуар катнашты.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 20 ноябрендәге 1014 санлы карары нигезендә, 2019 ел өчен Татарстан Президентының ТР Дәүләт Советына юлламасын гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең комплекслы гамәлләр планы расланды. Ул юлламада куелган 70 бурычны гамәлгә ашыру буенча 250дән артык чараны үз эченә ала. Комплекслы план төбәктәге социаль-икътисадый тормышның барлык өлкәләрен колачлый. Комплекслы планны гамәлгә ашыруда барлык дәүләт хакимияте башкарма органнары, мәгариф, ведомство карамагындагы учреждениеләр, икътисадның реаль секторы предприятиеләре, оешмалар катнаша.

    

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International