Җайга салу йогынтысын бәяләү механизмының сигез ел эш дәверендә хөкүмәт һәм төбәк документлары проектларына 8 меңнән артык нәтиҗә әзерләнгән. Бу хакта "Известия" газетасына Икътисадый үсеш министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Шул исәптән былтыр 1130 нәтиҗә әзерләнгән. Алар бизнеска 150 миллиард сумны экономияләргә мөмкинлек биргән. Алдагы елларда җайга салу йогынтысын бәяләү эшкуарларга якынча шундый күләмдә акчаларын янга калдырган.
Җайга салу йогынтысын бәяләү механизмы эшкуарларның нигезсез чыгымнарына китерүче кагыйдәләрнең барлыкка килүен будырмаска мөмкинлек бирә. Җайга салу йогынтысын бәяләү нәтиҗәләре буенча тимер юл хәрәкәт составын өстәмә җиһазлар белән яңадан җиһазландыру турында карар проектына тискәре нәтиҗә әзерләнгән, чөнки аны кабул итү 31 миллиард сумнан артык күләмдә суммар чыгымнарга китерә алган булыр иде.
Икътисадый үсеш министрлыгы бәяләгәнчә, бүген эшкуарларга карата мәҗбүри таләпләрне билгеләүче 9 меңнән артык норматив акт исәпләнә. Аларны экспертлар, контролерлар һәм җайга салучылар, шулай ук эшкуарлык бергәлеге катнашында яңадан бәяләү ниятләнә. Яңадан каралмаган таләпләр үз көчен югалткан дип танылачак, ә аннары бетереләчәк.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте