Сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премияләрен алуга гаризалар кабул ителә

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

Татарстан Хөкүмәте премияләрен алуга гаризалар кабул итү дәвам итә. Аларның номинантлары республикада һәм аннан читтә урнашкан хуҗалык итүче субъектлар булырга мөмкин.

Конкурс ике номинация буенча уза:

1) "Эшлекле камиллек";

2) "Җитештерү системалары"

Катнашу өчен 2019 елның 31 мартына кадәр электрон адреска заявка җибәрергә кирәк: info@pcq.ru.

Конкурска үз материалларын тәкъдим иткән һәр оешма үз эшчәнлегенең көчле якларыннан һәм тагын да яхшырак итәргә мөмкин булган өлкәләрдән гыйбарәт эксперт нәтиҗәсе рәвешендә объектив бәя алачак.

Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә Татарстан Республикасы Хөкүмәте призлары һәм дипломнары тапшырылачак. Конкурс лауреатлары булган оешмалар компания имиджына ярдәм өчен премия символикасын куллану хокукын ала.

Катнашу шартлары белән шушы сайтта танышырга мөмкин: https://www.pcq.ru/premiya-pravitelstva-respubliki-tatarstan-za-kachestvo/.

Белешмәләр өчен телефоннар: (843) 292-04-95, 292-07-48.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International