Стратегик планлаштыру турында федераль законга үзгәрешләр хупланды

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

Дәүләт Думасының Федератив корылыш һәм җирле үзидарә мәсьәләләре комитеты утырышында "Россия Федерациясендә стратегик планлаштыру турында" Федераль законга үзгәрешләр кертү турында" 439861-7 санлы федераль закон проекты икенче укылышта кабул ителүгә тәкъдим ителде.

Закон проекты стратегик планлаштыруны  муниципаль берәмлекләр дәрәҗәсендә тәгаенләштерүне күздә тота.

Хәзерге вакытта Федераль законда муниципаль дәрәҗәдә эшләнелә торган стратегик планлаштыру документларына карата анык таләпләр чагылмый. Җирле үзидарә органнарының үз актларын эшләү өчен тәгаен максатчан һәм методик ориентирлары юк. Мондый шартларда төрле дәрәҗәдәге стратегик планлаштыру документларының тулы дәрәҗәдә бәйлелеге тәэмин ителә алмый.

Закон проекты әлеге проблемаларны бетерергә һәм җирле үзидарә органнары әзерли торган стратегик документларның сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Федераль закон проектында шулай ук эшләнә торган стратегик планлаштыру документларының номенклатурасы һәм күләме буенча җирле үзидарә органнарының  җирле дәрәҗәдә мөстәкыйль карар кабул итү нормасы беркетелгән.

Республикада муниципаль дәрәҗәдә эшләнә торган стратегик планлаштыру документларына карата анык таләпләр булмау сәбәпле, 2015 елда Икътисад министрлыгы боерыгы (18.12.2015  №534 ) нигезендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре дәрәҗәсендә стратегик планлаштыруны гамәлгә ашыру буенча методик рекомендацияләр расланды.

Әлеге рекомендацияләр нигезендә 2016 елда барлык 45 муниципалитетта социаль-икътисадый үсешнең озак вакытлы стратегияләрен эшләү һәм раслау буенча үзәкләштерелгән эш үткәрелде. Республиканың муниципаль стратегияләре өч ел дәвамында (2016 - 2018 еллар) стратегик планлаштыру буена федераль конкурсларда беренче урыннарны алды.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International