ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Алабуга районында 2019 елда финанслар җәлеп итү таләп иткән өстенлекле инвестиция проектларын карау мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Алабуга районы Башкарма комитеты, "Алабуга" МИЗ" АҖ, Алабуга муниципаль районы предприятиеләре, банк белгечләре катнашты.


27
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстанның өч проекты Россия төбәкләре  социаль-икътисадый үсешенең иң яхшы тәҗрибәләре һәм инициативалары бөтенроссия конкурсында җиңү яулады. Бу хакта бүген "Татар-информ" МА узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Индира Киреева хәбәр итте.

2019 елның 12-14 март көннәрендә "Санкт-Петербург - Россия һәм чит ил төбәкләре"  XIII Петербург кече һәм урта бизнес партнериаты узачак. Бу - икътисадый хезмәттәшлекне үстерү һәм төбәкара багланышларны ныгыту өлкәсендә төньяк башкаланың иң эре эшлекле вакыйгаларыннан берсе.

2019 ел башыннан Татарстанда кара, төсле металл ватыгын әзерләү, саклау, эшкәртү һәм сату буенча өч яңа бизнес сафка бастырылды. Предприятиеләр Казанда, Чаллыда һәм Әлмәттә ачылды, шулай ук металл ватыгын әзерләү буенча 9 яңа пункт эшли башлады, шул исәптән Ютазы, Нурлат һәм Бөгелмә районнарында.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советы әгъзасы Олег Викторович Морозов җитәкләгән 16 нчы эш төркеме утырышы уздырылды.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров җитәкчелегендә 14 нче эш төркеме утырышы уздырылды.


26
февраль, 2019 ел
сишәмбе

4 март көнне Санкт-Петербургта "Эшкуар хатын-кызлар ассамблеясы" уздырыла. Бу - эшкуар хатын-кызларга үз тауарларын федераль дәрәҗәдә тәкъдим итәргә, башка төбәк вәкилләре белән тәҗрибә уртаклашырга һәм яңа партнерлар табарга мөмкинлек бирә торган чара.

Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Кулланучылар бәяләре динамикасына анализ үткәрү, Татарстан Республикасы тауар базарларында бәяләр кую факторларын билгеләү буенча ведомствоара эш төркеме киңәшмәсе узды. Чарада төбәкнең ваклап сату челтәрләре вәкилләре, кошчылык фабрикалары җитәкчелеге катнашты.

Бүген Чаллыда "XIV Кама сәнәгать форумы" кысаларында EXPO Кама күргәзмәләр үзәгендә "Иннокам" Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры әгъзалары булган предприятиеләрнең кадрлар комитеты утырышы узды.

"Теләче" сәнәгать паркы, "Саба" һәм "Химград" индустриаль парклары быел федераль бюджеттан субсидияләр алачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International