2019 елда Татарстанның сәнәгать һәм индустрия парклары федераль финанслау алачак

2019 елның 26 феврале, сишәмбе

"Теләче" сәнәгать паркы, "Саба" һәм "Химград" индустриаль парклары быел федераль бюджеттан субсидияләр алачак. Финанс ярдәме "Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе" проекты кысаларында күрсәтеләчәк. Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгында кече һәм урта эшкуарлык субъектларының җитештерү мәйданчыкларыннан һәм биналарыннан ташламалы файдалана алуын тәэмин итү максатларында субсидияләр алуга сайлау узды.

Субсидия финанслашу шартларында республика бюджетыннан һәм сәнәгать парклары идарәче компаниясенең һәм резидентларының бюджеттан тыш инвестицияләреннән бүленәчәк. "Теләче" һәм "Саба" парклары төзелешен - 2020 елның I кварталына, ә "Химград" технополисы территориясендә индустриаль паркны 2021 елның башында тәмамлау планлаштырыла. 2024 елга өч сәнәгать паркының территориясендә 1 меңнән артык эш урыны булдырылачак.

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International