Ел башыннан Татарстанда металл кабул итү һәм эшкәртү буенча өч яңа предприятие ачылды

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

2019 ел башыннан Татарстанда кара, төсле металл ватыгын әзерләү, саклау, эшкәртү һәм сату буенча өч яңа бизнес сафка бастырылды. Предприятиеләр Казанда, Чаллыда һәм Әлмәттә ачылды, шулай ук металл ватыгын әзерләү буенча 9 яңа пункт эшли башлады, шул исәптән Ютазы, Нурлат һәм Бөгелмә районнарында.

Яңа бизнесны ачуга әлеге эшчәнлеккә оператив төстә лицензия алу булышлык итте. Бу мәсьәләне хәл итүдә ярдәмне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белгечләре күрсәтте. Консультацияләр түбәндәге телефоннар: (843) 524-91-48, 524-91-49 яки электрон почта аша уздырыла: me.rt@tatar.ru.

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International