ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Бизнес өчен КФҮдә эшкуарлар банкта ни рәвешле исәп-хисап счетын ачарга кирәклеге хакында белә ала. Белгечләр мөрәҗәгать итүчеләрне төрле банкларның шартлары белән таныштырачак һәм иң отышлыларын сайлап алырга ярдәм итәчәк. Биредә үк счет ачуга заявка бирергә була.

Мәскәүдә "Россия Федерациясе субъектларында контроль-күзәтчелек эшчәнлеген гамәлгә ашыру" максатчан моделен кертү мониторингы буенча эш төркеме утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев катнашты.

Мөмкинлекләре чикләнгән 700 баланың ел саен комплекслы медик-психологик-педагогик хезмәтләр алу мөмкинлеге булачак. Казанда яңа тернәкләндерү үзәге ачылды. Бу - "Балаларда гайрәт" хәйрия фондының Татарстан Республикасындагы өченче социаль учреждениесе.

Республиканың коммерциясез оешмалары Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең ТР буенча территориаль органына 2018 ел өчен "Социаль юнәлештәге коммерциясез оешма эшчәнлеге турында белешмәләр" № 1-СЮКО формасы буенча хисап һәм "Коммерциясез оешма эшчәнлеге турында белешмәләр" № 1-КО формасы буенча хисап тапшырырга тиеш. Документлар 1 апрельгә кадәр кабул ителә.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә исәптә торган 20 казанлы үз эшләрен ачу буенча укуны тәмамлады. "Эшкуарлык эшчәнлегендә бизнес-планлаштыру" укыту курсы Казан (Идел буе) федераль университетында узды. Оештыручылар - ТР Икътисад министрлыгы (Эшкуарлыкка ярдәм фонды) һәм ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы.


22
февраль, 2019 ел
җомга

Югары технологияле компанияләрнең 150 проекты, яшь галимнәрдән 600 проект, 450 стартап һәм 8 яшьләр инновацион иҗаты үзәге. Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече төрләрен үстерүгә ярдәм итү фонды 25 ел дәверендә Татарстаннан 1200дән артык проектка булышкан. Республика инноваторлары гомуми 2,2 млрд сумлык грант алган. Фондның Татарстан Республикасы белән үзара хезмәттәшлеге нәтиҗәләре әнә шундый. Эшкә нәтиҗәләр Мәскәүдә Фондның 25 еллыгы уңаеннан чыгарылды.

Быелның апрелендә социаль хезмәт күрсәтүчеләр "Социаль проектлау һәм социаль проектлар белән идарә итү" программасы буенча уку уза ала. Укыту курсын "Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды" коммерциясез микрокредит компаниясенең Социаль өлкә инновацияләре үзәге әзерләгән.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белгечләре Мөслим һәм Ютазы районнарында булды. Чара муниципаль районнарда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында видеоконференция режимындагы шимбә киңәшмәсенә әзерлек кысаларында уздырылды.   

1 мартта "Төбәкләр - тотрыклы үсеш" еллык иҗтимагый премиясе" конкурсы кысаларында инвестиция проектларын гамәлгә ашыруга гаризалар кабул итү башлана. Анда коммерция предприятиеләре, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр, хакимият органнары катнаша ала.

Чистайның күпфункцияле үзәге яңа бинага күчте. Хәзер ул Энгельс урамы, 152А йортта урнашкан. Биредә 13 кабул итү тәрәзәсе эшли. Бүген "Минем документлар" офисында 150 төрдәге аеруча популяр дәүләти, муниципаль һәм дәүләтнеке булмаган хезмәтләрне, шул исәптән Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте, салым хезмәте, ЭЭМ, Пенсия фонды, ЗАГС, ЮХИДИ һәм башка хезмәтләрне алырга мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International