Бүген Чаллыда "XIV Кама сәнәгать форумы" кысаларында EXPO Кама күргәзмәләр үзәгендә "Иннокам" Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры әгъзалары булган предприятиеләрнең кадрлар комитеты утырышы узды.
Идарә итү һәм интеллектуаль милекне яклау программалары буенча Кама агломерациясе предприятиеләре өчен кадрлар әзерләү темасына доклад белән Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Индира Киреева чыгыш ясады.
Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә заманча предприятиеләрдә инновацияләрне кертү матди булмаган активлар белән идарә итү өлкәсендә тиешле компетенцияләрдән һәм Татарстан Республикасында интеллектуаль милекнең заманча базарын үстерү өлкәсендә хакимият органнары белән предприятиеләрнең үзләренең уртак эшеннән башка мөмкин түгел.
Икътисад министрлыгының "2016-2021 елларга Татарстан Республикасының интеллектуаль милек базарын үстерү" программасы чараларында катнашкан Кама аръягы зонасының инновацион предприятиеләре белән уңай эш тәҗрибәсе бар инде, бу эшне дәвам итәргә кирәк.
Индира Киреева шулай ук интеллектуаль милек белән эшләүнең мөһимлеген аңлый башлаган предприятиеләр саны артуын ассызыклады. 2018 елда әлеге эшкә эре предприятиеләр генә түгел, кече һәм урта бизнесның җәлеп ителүе уңай күренеш.
Чыгышын йомгаклап, министр урынбасары предприятиеләрне 2019 елда программаны гамәлгә ашыруда һәм белем бирү чараларында актив катнашырга чакырды.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте