Алабуга районында 2019 елда финанслар җәлеп итү таләп иткән өстенлекле инвестиция проектларын карау мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Алабуга районы Башкарма комитеты, "Алабуга" МИЗ" АҖ, Алабуга муниципаль районы предприятиеләре, банк белгечләре катнашты.
Киңәшмәдә районның өстенлекле инвестиция проектлары өчен
банкларның финанс инструментлары тәкъдим ителде, предприятиеләрнең төп проблемалары һәм партнерлык мөнәсәбәтләрен җайга салу мөмкинлекләре хакында фикер алышынды. Шулай ук район предприятиеләре һәм оешмаларының тармак үзенчәлекләрен исәпкә алып, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә дәүләт-шәхси партнерлыгы кысаларында "тартма карары" концессион килешүләрен финанслауның банк продуктын куллану мөмкинлекләре каралды.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте