2019 елның 12-14 март көннәрендә "Санкт-Петербург - Россия һәм чит ил төбәкләре" XIII Петербург кече һәм урта бизнес партнериаты узачак. Бу - икътисадый хезмәттәшлекне үстерү һәм төбәкара багланышларны ныгыту өлкәсендә төньяк башкаланың иң эре эшлекле вакыйгаларыннан берсе.
Анда кече һәм урта бизнес предприятиеләре җитәкчеләре, технопарк һәм бизнес-инкубаторлар, фәнни-тикшеренү һәм проект институтлары вәкилләре, инновация уйлап табучылар, югары уку йортлары, тармак фондлары, берлекләре һәм ассоциацияләре җитәкчеләре, финанс структуралар, Россия һәм чит ил төбәкләренең дәүләт хакимияте органнары һәм Сәүдә-сәнәгать палаталары вәкилләре, сәнәгать, төзелеш һәм ТКХ предприятиләренең техник белгечләре катнашачак.
Чара инвестиция потенциалын тәкъдим итү, продукцияне күрсәтү, клиентлар, заказчылар һәм партнерлар белән турыдан-туры элемтәләр булдыру, бизнесны күзаллауның актуаль проблемаларын тикшерү өчен зур мөмкинлекләр бирә.
ХIII Петербург кече һәм урта бизнес партнериаты программасы белән түбәндәге сайтта танышырга була: http://www.partneriat-spb.ru.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте