4 март көнне Санкт-Петербургта "Эшкуар хатын-кызлар ассамблеясы" уздырыла. Бу - эшкуар хатын-кызларга үз тауарларын федераль дәрәҗәдә тәкъдим итәргә, башка төбәк вәкилләре белән тәҗрибә уртаклашырга һәм яңа партнерлар табарга мөмкинлек бирә торган чара.
Фикер алышу өчен төп темалар:
- төбәкләрдә хатын-кызлар эшкуарлыгына ярдәм буенча программалар һәм проектлар тәҗрибәсе,
- хатын-кызлар эшкуарлыгына ярдәмгә йогынты ясау буенча хатын-кыз депутатларның төбәкара клубын төзү,
- проектларны гамәлгә ашыруның уңышлы тәҗрибәләре.
Катнашу - бушлай. Катнашу өчен шушы сайтта теркәлергә кирәк: http://importnet.ru/assambleya-zhenschin-predprinimateleyi.
Катнашу мәсьәләләре буенча түбәндәге телефон аша мөрәҗәгать итәргә була: +7 921 958 13 43 (Юлия Жукова).
Оештыручы - "Деловая Петербурженка" ассоциациясе. Чара хатын-кызларны эшкуарлык эшчәнлегенә җәлеп итүгә, икътисадый секторның хатын-кызлар бизнесыннан гыйбарәт потенциалын тәкъдим итүгә юнәлтелгән.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте