Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров җитәкчелегендә 14 нче эш төркеме утырышы уздырылды.
Утырышта Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының икътисад һәм инвестиция эшчәнлеге идарәсе башлыгы Таһир Вәлиев, "РосРАО" ФДУП "Идел буе территориаль округы" филиалының Казан бүлекчәсе инженеры Ирек Хәлиуллин һәм мәнфәгатьле министрлыкларның башка вәкилләре катнашты.
Утырыш барышында 2019 елда "Икътисадый үсеш һәм инновацион икътисад" Россия Федерациясе дәүләт программасын, "2016-2020 елларга һәм 2030 елга кадәрге чорда атом-төш һәм радиация куркынычсызлыгын тәэмин итү" федераль максатчан программасын, "Атом энергетика сәнәгате комплексын үстерү" Россия Федерациясе дәүләт программасын гамәлгә ашыруда катнашу кысаларында республика икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү планнары яңгырады, шулай ук "Экология һәм мәдәният", "Алдынгы сәнәгать" юнәлешләре проектларын һәм чараларын гамәлгә ашыру барышы, "ИнноКам" территориаль аерымланган инновацион-җитештерү үзәге концепцияләре каралды.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте