Татарстан Икътисад министрлыгында төбәктә бәяләр кую факторы тикшерелде

2019 елның 26 феврале, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Кулланучылар бәяләре динамикасына анализ үткәрү, Татарстан Республикасы тауар базарларында бәяләр кую факторларын билгеләү буенча ведомствоара эш төркеме киңәшмәсе узды. Чарада төбәкнең ваклап сату челтәрләре вәкилләре, кошчылык фабрикалары җитәкчелеге катнашты.

Татарстан Республикасында инфляция Россия буенча гомумән алганнан түбәнрәк кала бирә. 2019 елның гыйнварында төбәктә бәяләрнең гомуми дәрәҗәсе үсеше азык-төлек өлеше ярдәмендә тотрыклы калды. Татарстанда ашамлыклар еллык чагылышта 4,4%ка кыйммәтләнде (РФ буенча - 5,5%). Бәяләрнең уртача үсешенә республиканың зур күләмдә яшелчә, ит, сөт продукциясе һәм йомырка белән тәэмин ителүе булышты. Җирле җитештерүчеләрнең продукциясе сәүдә челтәрләрендә киң тәкъдим ителгән.

Киңәшмәдә ваклап сату өлкәсендә авыл хуҗалыгы продукциясенең бәясенә йогынты ясаучы факторлар, шулай ук ихтыяҗ аеруча зур булган азык-төлек буенча бәяләр тотрыклылыгын тәэмин итү чаралары каралды.

Агымдагы елда бу - Россия Банкы мониторингында катнашучы предприятиеләрне тармак экспертлары сыйфатында җәлеп итеп үткәрелгән икенче киңәшмә.

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International