30 мартка чаклы "Төбәкләр өчен санлы чишелешләр" конкурсына заявкалар кабул ителә. Оештыручы - Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы.
Татарстан Республикасы 2018 елда контроль-күзәтчелек эшчәнлеген гамәлгә ашыру буенча максатчан модельне кертүнең 100% дәрәҗәсенә ирешкән төбәкләр төркеменә керде. Нәтиҗәләр Россия Федерациясе субъектларында "Россия Федерациясе субъектларында контроль-күзәтчелек эшчәнлеген гамәлгә ашыру" максатчан моделен кертү мониторингы буенча эш төркеме утырышында чыгарылды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белгечләре Яшел Үзән районының әйдәп баручы предприятиеләрендә булды. Алар арасында авыл хуҗалыгы кошларын үрчетү, пластмасс эшләнмәләр җитештерү, агач кисү һәм юну, балаларны көндез карау буенча хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә оешмалар бар. Хезмәткәрләр чимал сатып алу, әзер продукцияне сату, үсеш перспективаларын өйрәнде.
Республикада 2030 елга кадәр Татарстан социаль-икътисадый үсеше стратегиясенә үзгәрешләр әзерләү циклы тәмамлана. Төп законда Стратегия-2030га өч елга бер тапкыр төзәтмәләр кертү процедурасы каралган.
2019 елның гыйнвары нәтиҗәләре буенча республиканың тулаем төбәк продукты 158,7 млрд сум яки 2018 елның шул ук чоры дәрәҗәсенә 100,2% тәшкил итте. 2018 елның гыйнварында ул 158,6 млрд сум иде (100,9%). Бу мәгълүматларны Татарстанстат китерә.
Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында "Керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр бирү" темасына семинар узды. Чараны Татарстан Республикасы Президенты коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге баш киңәшчесе Салават Рәхимов үткәрде.
2019 елның 28-30 март көннәрендә "Динамик Россия. Көндәшлеккә сәләтлелек факторлары" Красноярск икътисадый форумы узачак. Чара Россия Федерациясе Хөкүмәте теләктәшлегендә үткәрелә.
Норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында "Шәхси мәшгульлек агентлыкларының хезмәткәрләргә (персоналга) эш бирү буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыру хокукына карата аккредитация таләпләрен үтәвенә федераль дәүләти контроль турында нигезләмәне раслау турында" Россия Хөкүмәте карары проекты буенча ачык фикер алышулар бара.
"Халыкара программалар" конкурсына заявкалар кабул итү дәвам итә. Анда перспектив эшләнмәләр ясаучы һәм чит ил партнерлары булган предприятиеләргә катнашырга мөмкин. Алар белән хезмәттәшлек хисабына инноваторлар, алдынгы технологияләр һәм экспертизадан файдалану мөмкинлеген алу юлы белән, үз продукцияләренең көндәшлеккә сәләтлелеген арттыра һәм фәнни-техник эшчәнлек нәтиҗәләрен коммерцияләштерә, шулай ук үз продукциясен чит ал базарларына чыгара ала. IRA-SME Ауропа программасы кысаларында халыкара консорциум буенча конкурсның партнерлары - Германия, Чехия, Бельгия (Фландрия һәм Валлония төбәкләре), Люксембург, Австрия.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм фонды генераль директоры Иван Михайлович Бортник рәислегендә киңәшмә узды.