Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советы әгъзасы Олег Викторович Морозов җитәкләгән 16 нчы эш төркеме утырышы уздырылды.
Утырышта Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары - эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Усманов һәм республиканың мәнфәгатьле министрлыклары һәм ведомстволарының башка вәкилләре катнашты.
Эш төркеме утырышы барышында республиканың "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм" илкүләм проектын гамәлгә ашыруда катнашуы мәсьәләләре, республиканың моношәһәрләрне үстерү буенча дәүләт ярдәме чаралары, шулай ук "Фән һәм инновацияләр", "Инфраструктура һәм агломерация" юнәлешләре проектларын һәм чараларын гамәлгә ашыру барышы, "ИнноКам" территориаль аерымланган инновацион-җитештерү үзәге концепцияләре каралды.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте