Татарстанның өч проекты Россия төбәкләре социаль-икътисадый үсешенең иң яхшы тәҗрибәләре һәм инициативалары бөтенроссия конкурсында җиңү яулады. Бу хакта бүген "Татар-информ" МА узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Индира Киреева хәбәр итте.
"Социаль өлкәдә хезмәтләрдән һәркемнең файдалана алуын тәэмин итү" номинациясендә "Татарстан Республикасы халкының социаль регистры" дәүләт мәгълүмат системасы җиңүче булды; "Төбәкнең мәгълүмати-технологик потенциалы үсешенә юнәлтелгән шартлар тудыру" номинациясендә "Ачык Казан" проекты иң яхшысы дип танылды; "Төбәкнең туристик потенциалын үстерү" номинациясендә "Visit Tatarstan" рәсми туристик бренды җиңде.
Индира Киреева билгеләп үткәнчә, 2018 елда конкурска 77 төбәктән 724 тәҗрибә һәм инициатива кергән. Татарстан Республикасы конкурска тапшырылган тәҗрибәләр буенча лидерларның берсе булган. Республикадан конкурста катнашу өчен мөмкин булган 8 номинациядә 24 тәҗрибә юлланган.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова "Татарстан Республикасы халкының социаль регистры" дәүләт мәгълүмат системасының халыкка адреслы социаль ярдәм чараларын күрсәтү буенча эшчәнлекне оптимальләштерү, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә һәм балигъ булмаган балаларга социаль хезмәт күрсәтү, исәпкә кую һәм мониторинг үткәрү өлкәсендә хезмәтләр күрсәтү, шулай ук социаль яклау өлкәсендә, шул исәптән электрон рәвештә социаль хезмәтләр күрсәтүне максат итеп куюы хакында сөйләде.
Системада социаль өлкәнең 850 учреждениесеннән 4,3 меңнән артык белгеч эшли. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында социаль ярдәм алучыларның барысы да "Татарстан Республикасы халкының социаль регистры" дәүләт мәгълүмат системасында исәпкә куелган, аларның саны 1,7 млн кешедән артык тәшкил итә. Системаның мәгълүматлар базасында республиканың барлыгы 3,7 млн гражданы турында мәгълүмат саклана.
Казан Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Дмитрий Анисимов билгеләп үткәнчә, "Ачык Казан" проекты күп фатирлы йортларда фатир хуҗаларының идарәче оешмалар белән үзара хезмәттәшлеген оптимальләштерү өчен каралган. Аның аша түбәндәге мәсьәләләр хәл ителә:
1. Күп фатирлы йортларда фатир хуҗаларының идарәче оешмалар белән үзара хезмәттәшлегенең ачыклыгын арттыру.
2. Халыктан ТКХ мәсьәләләре буенча заявкалар кабул итү һәм эшкәртү процессының ачыклыгын арттыру.
3. Торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү сыйфатын күтәрү.
4. Гомумән алганда, хакимият органнарына һәм аерым алганда, ТКХ өлкәсенә карата лояльлекне арттыру.
Казанда әлеге тәҗрибәне кертү шундыйрак нәтиҗәләргә китергән:
- Казан мэры интернет-кабул итү бүлмәсенә халыктан ТКХ мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр саны 28%ка кимегән;
- халыктан кергән заявкаларны кабул итү һәм эшкәртү вакыты 3 тапкыр кыскарган;
- норматив срогы чыккан заявкалар саны 4 тапкыр кимегән;
- уңышлы үтәлә торган заявкаларның уртача саны 99%ка кадәр арткан;
- авария заявкалары саны 30%ка кимегән.
"Visit Tatarstan" рәсми туристик бренды проекты үсеше турында Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитетының туристик продуктны алга этәрү бүлеге мөдире Айгөл Балахонцева сөйләде. Visit Tatarstan программасы Татарстан Республикасында туризм һәм кунакчыллык индустриясен үстерүгә, Татарстанны төбәк һәм федераль дәрәҗәләрдә алга этәрүгә, туристларга сыйфатлы хезмәт күрсәтүгә юнәлтелгән. Ул Татарстанда туристлык тармагын үстерүне күздә тота.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте