2020 елның беренче яртыеллыгында Татарстан эшкуарлары Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеге нигезендә 3,3 млрд. сумнан артык кредит алган. Бу – төбәктәге гарантия оешмасы поручительлеге нигезендә бизнеска бирелгән кредитлар күләме буенча Россиядә икенче урын.
Бу атнада Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында яңа коронавирус йогышы таралу аркасында начарланган вәзгыятькә, нефтькә һәм доллар курсы үзгәреп торуга бәйле шартларда Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү чаралары планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең ике утырышы узды.
Гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеш өчен Татарстан Республикасы Президенты премиясен бирү комитеты Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеш өчен Татарстан Республикасы Президенты Премиясен алырга теләүчеләр өчен Алтынчы Конкурс башлануы турында белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Нурлат муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Ул районның җитештерү предприятиеләрен карап чыкты һәм районның эшкуарлык җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты.
Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән сәнәгатькә ярдәм итү буенча яңа институт – Халыкара технологик үсеш фонды булдырылган һәм эшли башлаган. Фонд эшчәнлеге технологик чишелешләр трансферы проектларына һәм алар нигезендә булдырылган производстволарны локальләштерүгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
«Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсе нигезендә ТАССРның 100 еллыгына, эшкуарлык эшчәнлеген үстерү өчен шартлар тудыру максатында 100 сәнәгый парк һәм сәнәгый мәйданчык булдырылды, аларның резидентлары Татарстандагы сәнәгый җитештерүнең барлык күләмендә 10% артык өлешен алып тора», – дип сөйләде Мидхәт Шаһиәхмәтов Министрлар Кабинетында узган брифингта. Чара республикада эшкуарлык эшчәнлеген алып бару һәм үстерүгә шартлар тудыру һәм ярдәм итү программаларын гамәлгә ашыруга багышланган иде.
«Безнең товар җитештерүчеләребез продукциясен сату өчен яңа базарлар һәм юнәлешләр эзләүдә тагын бер механизм – Икътисад министрлыгына караган Экспортка ярдәм үзәге», – дип хәбәр итте бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов журналистларга.
Министрлар Кабинетында узган брифингта икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр иткәнчә, пандемия чорында Татарстан эшкуарлары өчен 30дан артык дәүләт ярдәме чарасы гамәлдә: бу мөлкәт, финанс һәм финанска бәйле булмаган ярдәм — консультация һәм белем бирү программалары.
2020 елның 24 августында Wildberries компаниясенең логистика үзәгенең I чиратын ачу планлаштырыла, ә агымдагы елның 3 кварталында – OZON компанияләр төркеме өчен 37,6 мең кв. метрлы күпләп-бүлү үзәгенең I чиратын ачу планлаштырыла.
Бүген «Алабуга» МИЗ Россия Федерациясендә иң яхшы махсус икътисадый зоналарның берсе булып тора. МИЗга резидентлар сыйфатында 57 компания җәлеп ителгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган, Татарстан Республикасында эшкуарлык эшчәнлеген алып бару һәм үстерү өчен шартлар тудыру һәм ярдәм итү программаларын гамәлгә ашыруга багышланган брифингта ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.