Бу атнада Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында яңа коронавирус йогышы таралу аркасында начарланган вәзгыятькә, нефтькә һәм доллар курсы үзгәреп торуга бәйле шартларда Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү чаралары планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең ике утырышы узды.
Агымдагы елның 18 августында Әгерҗе, Азнакай һәм Кукмара муниципаль районнары Башкарма комитетлары вәкилләренең докладлары тыңланды.
20 августта эшче төркем утырышы кысаларында Нурлат, Тәтеш һәм Спас муниципаль районнары башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарларының докладлары тыңланды, шулай ук тармак министрлыкларының федераль ярдәм чараларында катнашу һәм аларның финанс-икътисадый күрсәткечләргә йогынтысы, кураторлык итә торган тармаклардагы төп проблемалар һәм аларны хәл итү буенча тәкъдимнәр турындагы мәгълүматы каралды.