Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән сәнәгатькә ярдәм итү буенча яңа институт – Халыкара технологик үсеш фонды булдырылган һәм эшли башлаган. Фонд эшчәнлеге технологик чишелешләр трансферы проектларына һәм алар нигезендә булдырылган производстволарны локальләштерүгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Фонд тарафыннан түбәндәге тематик юнәлешләр билгеләнгән:
1. Алдынгы машина төзелеше һәм приборлар төзү
2. Социаль әһәмиятле индустрия товарлары җитештерү
3. Ресурсларны сак куллану технологияләре
Фонд тарафыннан «Россия Федерациясендә турыдан-туры инвестицияләр» программасы кысаларында проектларны сайлап алу башланган. Нәтиҗәдә проект компанияләре капиталына кереп, финанс бирү күздә тотыла.
Программада катнашуның төп шартлары: мөрәҗәгать итүченең (Россия компаниясе) Россия Федерациясе территориясендә технология трансферы һәм аны локальләштерү йөкләмәсен кабул итүче булуы; Фонд ягыннан ярдәм күләме – 300 млн. сумнан 1000 млн. сумга кадәр; Фондның проект компаниясендә катнашу өлеше – 49% ка кадәр; керем алу дәрәҗәсе – Россия Банкының 2 процент пунктына арттырылган төп ставкасы.
Әлеге Программа кысаларында Фондтан проектларны финанслау өчен алынган акчалар гражданлык хокуклары объектларын (интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләрен), технологияләрнең хокук ияләреннән махсус җиһаз, шулай ук технологияләрне адаптацияләү өчен кирәкле инжиниринг сатып алуга юнәлдерелергә мөмкин.
Проектка гаризалар кабул итү Фондның рәсми сайты аша түбәндәге адрес буенча башкарыла: http://мфтр.рф/.