Мидхәт Шаһиәхмәтов эш визиты белән Нурлат районында булды

2020 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Нурлат муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Ул районның җитештерү предприятиеләрен карап чыкты һәм районның эшкуарлык җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты.

Беренчеләрдән булып, район башлыгы Алмаз Әхмәтшин катнашында икътисад министры «Төрнәс» сәнәгать мәйданчыгында булды. Аның территориясендә 4 резидент эшчәнлек алып бара. 2020 елның I квартал нәтиҗәләре буенча, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, алар җитештергән продукция күләме 7,5 млн. сумга арткан һәм 12,3 млн. сум тәшкил иткән.

Шулай ук Мидхәт Шаһиәхмәтов «Тулпар» бассейны булган универсаль спорт комплексының төзелеш мәйданчыгында да булды. Хәзерге вакытта объект төзелешнең соңгы этабында тора, ачылу агымдагы елның сентябренә планлаштырылган. Спорт комплексына тәүлегенә 900 якын нурлатлы йөри ала, бу яшәү урыны кайда булуына карамастан, яшәү өчен уңайлы мохит булдыруга ярдәм итә.

Шуннан соң министр яңартылган К.Маркс урамында урнашкан Балалар сәнгать мәктәбендә булды. Алга таба икътисад министры һәм район башлыгы «Грани» КБҮ территориясендә универсаль спорт мәйданчыгын һәм балалар өчен уен комплексын ачу тантанасында катнашты. Әлеге объектлар үсеп килүче буынның иҗади һәм спорт потенциалын үстерүгә ярдәм итә. Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, сәламәтлек саклау объектларын, мәктәп биналарын, авыл клубларын, балаларның җәйге ял лагерьларын капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру, җәмәгать киңлекләрен, паркларны һәм скверларны үстерү проектлары һәм «Безнең ишегалды» программасы белән беррәттән, татарстанлыларның тормышын тагын да уңайлырак һәм имин итәргә мөмкинлек бирә.

Сәфәр кысаларында икътисад министры район эшкуарлары белән очрашты. Нурлат эшкуарларын КУЭ субъектлары өчен төбәктәге яңа ярдәм чараларын кабул итү һәм кредитларны залогсыз тәэмин итү мәсьәләсе кызыксындырды. Министр хәбәр иткәнчә, якын арада республикада ярдәм чараларының өстәмә пакетын эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

«Яңа чаралар эшкуарларның максималь киң аудиториясенә исәпләнәчәк. Икътисадның реаль секторыннан булган оешмалар һәм шәхси эшкуарлар, инвестиция проектларын гамәлгә ашыручы сәнәгать парклары резидентлары һәм идарәче компанияләре, экспорт юнәлешле субъектлар, җәмәгать туклануы оешмалары, шулай ук югары уку йорты студентлары һәм аны тәмамлаучылар ярдәм ала алачак», – дип ассызыклады Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Бизнес-бергәлек вәкилләре белән очрашудан соң икътисад министры «Нурлат-сөте» ҖЧҖ территориясендә ит эшкәртү цехында булды. Предприятие эре мөгезле терлекләрнең сөт токымнарын үрчетү, сөт һәм сөт продукциясе җитештерү белән шөгыльләнә.

«Нулат-сөте» җитәкчесе Фәнис Вәлиев хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә предприятиедә эшләүчеләр саны 208 кеше тәшкил итә. Узган ел ахырында җитештерү киңәйтелгән, ит әзерләү, ит-колбаса эшләнмәләре, деликатеслар, вакуум продукциясе, ярымфабрикатлар һәм башка төр ит продукциясе җитештерү буенча яңа цех файдалануга тапшырылган.

Эш сәфәре ахырында Мидхәт Шаһиәхмәтов «Промсервис» предприятиесендә булды. Бу – нефть сервисы предприятиеләре өчен сыешлы җиһазлар һәм тагылмалар җитештерә торган заманча, динамик үсештәге инжиниринг предприятиесе. Компаниянең карамагында җитештерү мәйданнары һәм егәрлекләре бар, алар заказ бирүче өчен кулай срокта теләсә нинди катлаулы һәм югары техник дәрәҗәдә җиһазлар һәм тимер конструкцияләр җитештерү заказларын үтәргә мөмкинлек бирә.

Визит кысаларында министрга предприятие чыгара торган номенклатур берәмлекләрнең җитештерү мәйданнарын киңәйтүгә юнәлдерелгән инвестиция проекты тәкъдир ителде. Проектның бәясе – 200 млн. сум, гомуми мәйданы – 12,5 га. Проект Инвестиция меморандумына кертү өчен каралачак, анда ел саен республика потенциалын үстерү өчен өстенлекле 200 проект кертелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International