«Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсе нигезендә ТАССРның 100 еллыгына, эшкуарлык эшчәнлеген үстерү өчен шартлар тудыру максатында 100 сәнәгый парк һәм сәнәгый мәйданчык булдырылды, аларның резидентлары Татарстандагы сәнәгый җитештерүнең барлык күләмендә 10% артык өлешен алып тора», – дип сөйләде Мидхәт Шаһиәхмәтов Министрлар Кабинетында узган брифингта. Чара республикада эшкуарлык эшчәнлеген алып бару һәм үстерүгә шартлар тудыру һәм ярдәм итү программаларын гамәлгә ашыруга багышланган иде.
Бүген Татарстанда 80 сәнәгать мәйданчыгында һәм 20 сәнәгать паркында 1484 резидент-компания эшли, аларда 30 меңнән артык эш урыны булдырылган.
«Билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасында Европада иң зур индустриаль парк – «Мастер» КИП эшли. Паркның гомуми мәйданы 1,4 млн. квадрат метр тәшкил итә. Бүгенге көндә резидентлар саны 300 якын. Алар тарафыннан машина төзелеше, запас частьләр, комплектлау җиһазлары һ.б. җитештерү өлкәсендә 10 меңнән артык эш урыны булдырылган», – дип хәбәр итте Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Икътисад министрлыгы тарафыннан индустриаль мәйданчыкларга яңа эшкуарларны һәм инвесторларны җәлеп итү буенча актив эш алып барыла.
Сәнәгать объектлары резидентлары әзер җитештерү биналарыннан, әзер транспорт, инженерлык инфраструктурасыннан файдалана ала. Шулай ук резидентлар өчен җир кишәрлекләрен, биналарны һәм инфраструктура объектларын арендага яки милеккә сату мөмкинлеге бар. Резидентларны электр энергиясе, җылылык, газ, су белән тәэмин итү, логистика һәм телекоммуникация хезмәтләре күрсәтү каралган.
Моннан тыш, резидентлар инженерлык челтәрләренә бушлай тоташу, дәүләт ярдәме һәм салым ташламалары алуда өстенлекләр ала.
«Шулай ук кризиска каршы чаралар кысаларында индустриаль парклар тарафыннан махсус эпидемиологик режим кертүдән зыян күргән резидентларга кичектереп түләү мөмкинлеге һәм ташламалар бирелде. Парклар тарафыннан барлыгы 147 резидентка аренда түләүләре буенча кичектереп түләү мөмкинлеге бирелгән, аларның булдырылган гомуми эш саны 6 меңнән артык», – дип билгеләп үтте министр.
«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты кысаларында «Химград» технополисы территориясендә индустриаль парк төзүнең ике еллык проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Хәзерге вакытта гомуми мәйданы 15 мең квадрат метрдан артык булган 4 җитештерү бинасы төзелгән. Әлеге объектлар файдалануга тапшырылган һәм 80% дәрәҗәсендә резидентлар белән тулган. 2020 елда 16 мең квадрат метрдан артык мәйданлы 5 бина төзелә. Объектлар 2021 елның 1 кварталында файдалануга тапшырылачак. Әлеге проектны гамәлгә ашыру кысаларында гомуми мәйданы 33 мең квадрат метрдан артык булган 9 бина төзеләчәк.