Татарстан Гарантия фонды бизнеска кредитлар бирүдә поручительстволар бирү күләме буенча Россиядә икенче урынга чыккан

2020 елның 21 августы, җомга

2020 елның беренче яртыеллыгында Татарстан эшкуарлары Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеге нигезендә 3,3 млрд. сумнан артык кредит алган.  Бу – төбәктәге гарантия оешмасы поручительлеге нигезендә бизнеска бирелгән кредитлар күләме буенча Россиядә икенче урын.

«Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе» АҖ беренче яртыеллык эшенә йомгак ясады. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, рейтингта федераль әһәмияттәге шәһәрләрнең күрсәткечләрен исәпкә алмаганнар.  Рейтингның беренче урынында – Новосибирск өлкәсе, лидерлар өчлеген Свердловск өлкәсе тәмамлый.

Беренче 6 айда Гарантия фонды Татарстанның 150дән артык эшкуарына теләктәшлек күрсәткән һәм аларга 3,3 млрд. сумлык кредит алырга ярдәм иткән.

«Банк кредитлары – ул бизнесның кан тамырлары системасы. Финанс күләме җитәрлек һәм уңайлы финанслау булмаса, эшкуарлык алга бара алмый. Гарантия фонды – эшкуар белән финанс оешмасы арасында үткәргеч ролен үти. Кредит структуралары белән эшләү нәтиҗәсендә, без күп санда эшкуарларга ярдәм итә алдык һәм республиканы бизнеска күрсәтелгән ярдәм күләме буенча илдә лидер-төбәкләрнең берсенә чыгара алдык», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Гарантия фонды директоры Тимур Тимергалиев.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Гарантия фонды 2012 елда оештырылды һәм Татарстанда кече һәм урта эшкуарлык субъектларының йөкләмәләре буенча гарантия һәм поручительстволар системасын үстерү өчен җавап бирә. 2012 елдан башлап Фонд 1578 КУЭ субъектына 25 млрд. сумлык ярдәм күрсәткән.

COVID-19 пандемиясе нәтиҗәсендә барлыкка килгән кризис вакытында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан өстәмә рәвештә «Ярдәм» һәм «Реструктурлаштыру» дигән яңа гарантия продуктлары эшләнде. Әлеге программалар ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан расланган кризиска каршы чаралар пакетына кертелде. «Ярдәм» продукты кысаларында зыян күргән тармаклардагы эшкуарлар өчен Гарантия фонды поручительлеге беренче 6 айга комиссиясез бирелә.

Шулай ук эшкуарлар өчен элек алынган кредитларны реструктурлаштыру мөмкинлеге дә мөһим чара булды. Гарантия фонды бизнеска 1,4 млрд. сумлык кредитларны реструктурлаштырырга ярдәм итте, кредитларны тәэмин итү структурасында поручительлекне саклап кала алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International