«Безнең товар җитештерүчеләребез продукциясен сату өчен яңа базарлар һәм юнәлешләр эзләүдә тагын бер механизм – Икътисад министрлыгына караган Экспортка ярдәм үзәге», – дип хәбәр итте бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов журналистларга.
Үзәк 2012 елның июлендә Татарстан Республикасының кече һәм урта бизнес предприятиеләре арасындагы экспортерларга ярдәм итү максатларында оештырылган. Үзәкнең максаты – экспорт эшчәнлегенең барлык этапларында эшкуарларга түләүсез ярдәм күрсәтү. «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проектын гамәлгә ашыру барышында үзәк 115 компанияне экспортка чыгарган, шуның нәтиҗәсендә 25 млн АКШ доллары күләмендә контрактлар төзелгән.
Үз чиратында, Икътисад министрлыгы, иң эре e-commerce мәйданчыклары белән берлектә, республика эшкуарлары өчен интернет-киңлектә продукция урнаштыру һәм сату буенча укулар оештыра, шул рәвешле республикадан һәм илдән читтә дә сатып алучылар табарга ярдәм итә. Пандемиягә бәйле кризис интернет-сәүдә үсеше темпларын тизләтте һәм бу өлкәне перспективалы һәм күләмле сату каналларының берсе итте.