ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2020 ел
дүшәмбе

Профилактикалау һәм йогышсызландыру чаралары үткәрүгә бәйле эшкуарларның чыгымнарын субсидияләү программасы республика эшкуарлары арасында зур ихтыяҗ булуын күрсәтә. Татарстанның муниципаль берәмлекләреннән алынган мәгълүматларга караганда, 2020 елның 13 августына бизнес вәкилләреннән субсидия алу өчен 10 092 гариза килгән, бу сан әлеге чарага дәгъва итү ихтималы булганнарның 90%ын тәшкил итә, алар инде 146,4 млн.сум акча алган.


14
август, 2020 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов эш сәфәре белән Чүпрәле районында булды. Визит барышында министр муниципаль берәмлекнең хезмәт коллективлары белән очрашулар уздырды, предприятиеләрне карап чыкты, шулай ук Икътисад министрлыгының аларны хәл итүдә катнашуын таләп итә торган берничә мәсьәлә ачыкланды.

«Россиянең яшь эшкуары 2020» конкурсы «Эшкуарлыкны популярлаштыру» илкүләм проекты кысаларында уза. Конкурста катнашу өчен 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге Татарстан эшкуарлары чакырыла. Конкурсны Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык һәм «Россиянең яшьләр эшкуарлыгына ярдәм итү үзәге» федераль дәүләт бюджет учреждениесе оештыра.


13
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәреш кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты буенча гавами консультацияләр башланды.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Экспортка ярдәм үзәге» Татарстан эшкуарлары өчен 2020 елның 18 августында онлайн-чаралар сериясе кысаларында Epinduo Кытай сәүдә мәйданчыгында сатулар буенча вебинар үткәрәчәк.

ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Кукмара муниципаль  районында эш визиты белән булды. Урынга чыгу кысаларында муниципаль берәмлекнең хезмәт коллективлары белән берничә очрашу үткәрелде.


12
август, 2020 ел
чәршәмбе

Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фонды (Инновацияләргә ярдәм фонды) «Коммерцияләштерү - экспорт» конкурсы буенча сайлап алу башлануы турында игълан итә.


11
август, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Алабуга моношәһәрендә X5 Retail Group өчен күпләп-бүлү үзәген ачу август ахырында булачак. Яңа предприятие шәһәргә 270 эш урыны бирәчәк һәм транспорт-логистика сервисын үстерүгә ярдәм итәчәк.


10
август, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган, Эшкуарлыкка ярдәм фонды базасында оештырылган «Экспортка ярдәм үзәге» халыкара электрон сәүдә мәйданчыкларында товарлар урнаштыру өлешендә Татарстан эшкуарлары өчен вебинарлар сериясен башлап җибәрә. Иртәгә, 2020 елның 11 августында, ике вебинар булачак.

ТР Икътисад министрлыгы Татарстан муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының 2020 елның беренче алты ае эчендә социаль-икътисадый үсешенә йомгак ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International