2020 елның 24 августында Wildberries компаниясенең логистика үзәгенең I чиратын ачу планлаштырыла

2020 елның 18 августы, сишәмбе

2020 елның 24 августында Wildberries компаниясенең логистика үзәгенең I чиратын ачу планлаштырыла, ә агымдагы елның 3 кварталында – OZON компанияләр төркеме өчен 37,6 мең кв. метрлы күпләп-бүлү үзәгенең I чиратын ачу планлаштырыла. Бу хакта бүген «Татарстан Республикасында эшкуарлык эшчәнлеген алып бару һәм үстерү өчен шартлар тудыру һәм ярдәм итү программаларын гамәлгә ашыру турында» темасына узган брифингта ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте. 

 

Ул билгеләп үткәнчә, әлеге проектларны гамәлгә ашыру республика икътисадына 7,7 млрд. сумнан артык инвестицияләр җәлеп итәргә һәм 6 меңгә якын яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. 

 

OZON һәм Wildberries компанияләре өчен логистика комплекслар төзү буенча инвестиция проектларын гамәлгә ашыручы «ОЗОН ВОЛГА» ҖЧҖ һәм «ВБ ВОСТОК» ҖЧҖ компанияләре алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясенең эре резидентлары булып тора. «Әлеге проектларны гамәлгә ашыру «Зеленодольск» сәнәгать мәйданчыгының төзелгән инженерлык инфраструктурасы ярдәмендә дә мөмкин булды, ул, үз чиратында, Моношәһәрләр үсеше фондыннан финанслау нигезендә төзелгән иде.

 

«Икътисадтагы кризис вәзгыяте республикада сайлап алынган интернет-сәүдәне үстерү стратегиясенең вакытлы башкарылган гамәл булуын күрсәтте. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, үз-үзеңне изоляцияләү режимы вакытында әлеге мәйданчыкларда республика сатучыларының ике тапкыр артуы теркәлгән, алар саны 2000 артык», – дип сөйләде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International