«Алабуга» МИЗда резидентлар сыйфатында 57 компания җәлеп ителгән

2020 елның 18 августы, сишәмбе

Бүген «Алабуга» МИЗ Россия Федерациясендә иң яхшы махсус икътисадый зоналарның берсе булып тора. МИЗга резидентлар сыйфатында 57 компания җәлеп ителгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган, Татарстан Республикасында эшкуарлык эшчәнлеген алып бару һәм үстерү өчен шартлар тудыру һәм ярдәм итү программаларын гамәлгә ашыруга багышланган брифингта ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте. 

 

Ул билгеләп үткәнчә, 2010-2019 елларда 48 компаниягә «Алабуга» МИЗ резиденты статусы бирелгән. Бүгенге көндә сәнәгать-җитештерү эшчәнлеген 33 резидент алып бара, шуларның 30ы 2010-2019 елларда эшли башлаган.

 

2020 елның 1 гыйнварына резидентлар тарафыннан гамәлгә ашырылган инвестицияләр күләме 134,7 млрд. сум тәшкил иткән, 2010-2019 еллар чорында – 123,6 млрд. сум.

 

2020 елның 1 гыйнварына резидентлар предприятиеләрендә булдырылган эш урыннары саны: 7 меңгә якын, шул исәптән 2010-2019 еллар чорында – 5 224 эш урыны.

 

2020 елның 1 гыйнварына резидентларның җитештерелгән продукциядән кергән табыш күләме 481,8 млрд. сум тәшкил иткән. Махсус икътисадый зона резидентлары өч төп кластердан тора: автомобильләр һәм автокомпонентлар җитештерү, полимерлар эшкәртү, әзер продукция, төзелеш материаллары җитештерү. Моннан тыш, «Алабуга» МИЗ территориясендә азык-төлек сәнәгате, агач эшкәртү, пыяла җитештерү, композицион материаллар җитештерү, машина төзелеше өлкәсендәге проектлар гамәлгә ашырыла. 

 

Исегезгә төшерәбез, «Алабуга» МИЗ 2005 елда Татарстан Республикасы икътисадын үстерүгә ярдәм итү, илебез һәм чит ил инвестицияләрен киң колачлы җәлеп итү, территориясендә дөньякүләм стандартларга туры килә торган заманча сәнәгать-җитештерү комплекслары булдыру юлы белән эшли башлаган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International