Гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеш өчен Татарстан Республикасы Президенты премиясен бирү комитеты Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеш өчен Татарстан Республикасы Президенты Премиясен алырга теләүчеләр өчен Алтынчы Конкурс башлануы турында белдерде.
Премия түбәндәгеләргә тапшырыла:
- иҗтимагый танылу алган, социаль юнәлешле коммерциячел булмаган секторны үстерүгә зур өлеш керткән эшчәнлек һәм проектлар, гражданлык җәмгыяте өлкәсендә югары һөнәри осталык дәрәҗәсе белән аерылып торган, яңалыкка һәм оригинальлеккә ия булган фәнни тикшеренүләр өчен Россия Федерациясе гражданнарына, социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга (СЮКО);
- Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә шактый күп еллык шәхси өлеш керткәне өчен Россия Федерациясе гражданнарына.
Гаризалар кабул итү вакыты: 2020 елның 12 сентябренә кадәр.
Гаризалар Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7А йорт.
Өстәмә мәгълүмат (843) 567-80-95 телефоны буенча.
Кирәкле документлар белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://oprt.tatarstan.ru/premiya-prezidenta-respubliki-tatarstan-za-vklad.htm.