Мидхәт Шаһиәхмәтов: Республика җитәкчелегенең җайга салынган һәм үз вакытында эшләве нәтиҗәсендә эшкуарлар һәм кредит оешмалары белән үзара хезмәттәшлек корылды

2020 елның 18 августы, сишәмбе

Министрлар Кабинетында узган брифингта икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр иткәнчә, пандемия чорында Татарстан эшкуарлары өчен 30дан артык дәүләт ярдәме чарасы гамәлдә: бу мөлкәт, финанс һәм финанска бәйле булмаган ярдәм — консультация һәм белем бирү программалары.

 

Шулай итеп, федераль ярдәм чаралары ярдәмендә:

- республиканың кече һәм урта эшкуарлык субъектларының 30% артыгы (46 648 оешма һәм шәхси эшкуар) өчен салым түләү вакыты арттырылган, шул исәптән субъектларның 20% артыгы (30,3 мең) өчен – иминият түләүләрен түләү вакыты арттырылган;

- 40 меңнән артык эшкуарга кичектергесез ихтыяҗлар өчен 2,6 млрд. сумлык (апрель (майда) өчен 42 424, май өчен (июньдә) – 38 081) субсидияләр түләнгән;  

 

Моннан тыш, үзмәшгуль гражданнарга да җитди ярдәм күрсәтелгән, хәзерге вакытта республикада 75 000 кеше «үзмәшгуль» статусын алган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2019 елда Татарстан үзмәшгуль гражданнар өчен салым режимын кертү буенча дүрт сынау төбәгенең берсе булды. Республика эшкуарлары бу статуста бизнес алып баруның уңайлы һәм гади булуын бәяләгән, аларның саны бу хакта дәлилли. Пандемия чорында:

- аларга 2019 елда түләнгән салымнар кире кайтарылган (Татарстан Республикасында 139,9 млн. сум кире кайтарылган), 

- үзмәшгульләр өчен шулай ук салым капиталы да бирелгән (минималь хезмәт хакы күләмендә – 12 130 сум).

 

Икътисад министрлыгы тарафыннан көн саен ярдәм чараларын тормышка ашыруга мониторинг үткәрелә. Республика җитәкчелегенең көйле һәм үз вакытында эшләве нәтиҗәсендә эшкуарлар һәм кредит оешмалары белән үзара хезмәттәшлек корылган. Бүгенге көндә Татарстанда:

- 2 меңнән артык эшкуарлык субъектының 16,7 млрд. сумлык  кредиты реструктурлаштырылган;

- якынча 14,7 млрд. сумлык (14 669 млрд. сум) 5,4 меңнән артык (5 412 берәмлек) ташламалы кредит бирелгән (елына 0% һәм 2% белән);

- 7,2 млрд. сумлык 3,2 мең ташламалы ипотека кредиты (3 183 берәмлек) бирелгән.

 

«Федераль чаралар, нигездә, аеруча зыян күргән тармаклар исемлегендәге предприятиеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән, шул ук вакытта исемлеккә кермәгән, әмма үз эшчәнлекләрендә кризис йогынтысын тойган республиканың күп кенә эшкуарлары пандемия чорында әлеге чаралар белән генә колачланмады. Мондый эшкуарлар өчен Татарстан Республикасында ярдәм чаралары пакеты булдырылды, ул Татарстан Президенты тарафыннан расланды һәм дәүләттән ярдәм алучылар санын арттыру мөмкинлеген бирде. Агымдагы елда ташламалы микрозаймнар, кредитлар буенча йөкләмәләр һәм субсидияләр өчен 1,7 млрд. сумнан артык акча (1,683 млрд. сум) юнәлдерелгән инде», – дип сөйләде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International