Татарстанда 2019-2020 елларда «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында берничә яңа эшчәнлек бинасы ачылды.
Татарстан муниципаль берәмлекләре «Иң яхшы муниципаль практика» россиякүләм конкурсында лауреатлар булган. Мамадыш шәһәре һәм Баулы районының Исергәп авыл җирлеге җиңүчеләр дип танылган.
Бүген 10 сәгатьтә бизнес-белем бирү мәсьәләләренә багышланган «Минем бизнес» вебинары узачак. Трансляцияне Synergy.Online цифрлы платформасында теркәлү яки авторизация үтү нәтиҗәләре буенча карарга мөмкин, әлеге сылтама буенча: https://synergy.online/webinars.
Эшкуарлыкка ярдәм фонды «Развитие» программасы буенча бизнеска ярдәм итү чараларының икенче пакетына кергән беренче микрозаймнарны бирә башлады.
«Бизнес-смена» онлайн-лагереның 50 иң яхшы чыгарылыш укучысы 30 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә яшьләр өчен бушлай эшкуарлык съездына бару мөмкинлегенә ия булды.
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен «Россия экспорт үзәге» АҖ Экспорт мәктәбе программасы буенча укырга кабул итә башлый.
Узган атнада Казанда 2019 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның иң яхшы экспортерларын сайладылар. «Ел экспортеры» конкурсы кысаларында кече һәм урта бизнес вәкилләре арасында 11 номинациядә җиңүчеләр билгеләнде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды структурасына керүче Экспортка ярдәм үзәге 2021 елга эш планын формалаштыру өчен хезмәт күрсәтүләргә гаризалар җыя башлый.
«РОССИЯ-2035» социаль-икътисадый үсеш стратегиясенең яшьләр проектларының бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Анда гомуми белем бирү оешмалары укучылары (1-11 сыйныфлар), һөнәри белем бирү оешмалары студентлары, югары белем бирү оешмалары студентлары һәм аспирантлары, 7 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь белгечләр катнаша ала.
РФ Салым кодексына һәм федераль законнардагы статьяларга кертелгән төзәтмәләр нигезендә, аерым эшчәнлек төрләре өчен вакытлы керемгә бердәм салым рәвешендә салым салу системасы Россиядә 2021 елның 1 гыйнварыннан башлап тулысынча гамәлдән чыгарга тиеш. Федераль салым хезмәте мәгълүматлары буенча, Татарстанда вакытлы керемгә бердәм салым түләүчеләр 50 меңнән артык. Республиканың муниципаль берәмлекләреннән алынган мәгълүматларга караганда, ЕНВД түләүче предприятиеләрнең күбесе башка салым режимнарына күчү кирәклеге турында адреслы рәвештә хәбәр ителгән.