КУЭ илкүләм проекты кысаларында төзелгән яңа инфраструктура объектларында 354 эш урыны булдырылган

29 октябрь 2020 ел., пәнҗешәмбе

Татарстанда 2019-2020 елларда «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында берничә яңа эшчәнлек бинасы ачылды.

 

Яңа объектлар «Саба» индустриаль паркында, «Теләче» сәнәгать паркында, «Химград» технополисы территориясендәге индустриаль паркта («Тасма-Инвест-Торг» ҖЧҖ) барлыкка килгән.

Эшчәнлек биналарын төзү 17 яңа производство башлап җибәрергә мөмкинлек биргән. Әйтик, Сабада моноказык җитештерү, вентилятор заводы ачылган. Теләчедә булган җитештерү мәйданнары киңәйтелгән, газ-мотор җиһазларын җитештерә башлау планлаштырыла. «Химград»
технополисы территориясендәге индустриаль паркта яңа резидент-компанияләр бетон заводлар өчен җиһазлар, юынты суларны биологик чистарту өчен аэрация системасы, инновацияле полимер компаундлар, резин-техник эшләнмәләр, дивар панельләре җитештерә, спорт балыкчылыгы һәм ял итү өчен көймәләр төзи.

Әлеге предприятиеләрне эшләтеп җибәрү нәтиҗәсендә 354 яңа эш урыны булдырылган. 2024 елга, илкүләм проект күрсәткечләре буенча, «Саба» индустриаль паркында, «Теләче» сәнәгать паркында, «Химград» технополисы территориясендәге индустриаль паркта («Тасма-Инвест-Торг» ҖЧҖ) эш урыннары саны 1145 кадәр җиткереләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International