РФ Салым кодексына һәм федераль законнардагы статьяларга кертелгән төзәтмәләр нигезендә, аерым эшчәнлек төрләре өчен вакытлы керемгә бердәм салым рәвешендә салым салу системасы Россиядә 2021 елның 1 гыйнварыннан башлап тулысынча гамәлдән чыгарга тиеш. Федераль салым хезмәте мәгълүматлары буенча, Татарстанда вакытлы керемгә бердәм салым түләүчеләр 50 меңнән артык. Республиканың муниципаль берәмлекләреннән алынган мәгълүматларга караганда, ЕНВД түләүче предприятиеләрнең күбесе башка салым режимнарына күчү кирәклеге турында адреслы рәвештә хәбәр ителгән.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2020 ел ахырына кадәр салым салу режимын сайламаган эшкуарлар автомат рәвештә салым салуның гомуми режимына күчәчәк. Моңа юл куймас өчен, шулай ук һәр эшкуар өчен кулай салым режимын сайлау өчен Татарстанда масштаблы мәгълүмати эш алып барыла.
Шулай итеп, 28 октябрьдә 10:00 сәгатьтә Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсенең чираттагы вебинары планлаштырыла, аның кысаларында ЕНВД гамәлдән чыгару һәм башка салым салу режимнарын куллану турында иң киң таралган сорауларга җаваплар алырга мөмкин. Катнашу өчен теркәлү кирәк. Барлык мәгълүмат Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында урнаштырылган.
Мсегезгә төшерик, Татарстанда юридик затлар салым салуның гомуми яки гадиләштерелгән системасын (УСН), шәхси эшкуарлар, үз чиратында, югарыда күрсәтелгән режимнардан тыш, салым салуның патент системасын (ПСН), шулай ук «Һөнәри керемгә салым» (НПД) сайлый ала, тик шәхси эшкуарның ялланган хезмәткәрләре булмаган очракта гына. Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, милек формасына карамастан, бердәм авыл хуҗалыгы салымын (ЕСХН) кулланырга хокуклы.