Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен «Россия экспорт үзәге» АҖ Экспорт мәктәбе программасы буенча укырга кабул итә башлый.
Белем бирү программасы экспортка сатарга яки бу юнәлештә сатуны арттырырга җыенучы кече һәм урта бизнес вәкилләренә, шулай ук тышкы икътисадый эшчәнлекне оештыру мәсьәләләрендә белем һәм компетенцияләр җитмәүне сизгән бизнес субъектларына юнәлдерелгән.
Россия экспорт үзәге курслары көндезге форматта уза. Укыту программасы модуль принцибы буенча төзелгән 11 семинардан тора. Белем бирү программасының теория өлеше экспорт эшчәнлеген гамәлгә ашыру буенча реаль бизнес-кейсларны хәл итеп, практик дәресләр белән ныгытылган.
Белем бирү курсы 3 ноябрьдә 9:30 сәгатьтә экспорт эшчәнлеге нигезләре буенча семинар белән ачылып китәчәк. Семинар кысаларында экспорт проектында тормыш циклының һәр этабы, Россия эшкуарлары өчен экспорт эшчәнлегенең өстенлекләре эзлекле рәвештә каралачак. Тыңлаучылар халыкара сатулар өчен потенциаль базарны сайлау һәм беренче чит ил сатып алучыларын эзләү механизмнарын өйрәнә, үз продуктының тышкы базар таләпләренә туры килүен бәяли һәм потенциаль куркынычларны һәм аларны минимальләштерү ысулларын билгели алачак.
Семинарның белем бирү программасы тышкы сәүдә алыш-бирешләренең төп этапларын анализларга мөмкинлек бирәчәк: халыкара сөйләшүләр, тышкы сәүдә контракты төзү, таможня аша рәсмиләштерү, логистика процессларын оптимальләштерү һәм валюта түләүләре алу, шулай ук программада катнашучыларның һәркайсының проекты өчен аеруча релевант булган дәүләт ярдәме инструментларын ачыкларга мөмкинлек бирәчәк.
Семинарны «Россия экспорт үзәге» АҖ Экспорт мәктәбе тренеры Эмиль Шенфельд үткәрәчәк.
Белем бирү проектында катнашу бушлай.
Укулар түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 «Эшкуар йорты».
Семинарда катнашу өчен теркәлү узарга кирәк:
1. Сылтама буенча узарга: https://exportedu.ru/events/2928;
2. Сайтта теркәлү узарга;
3. Уку өчен гариза бирергә.
Парольне, һичшиксез, саклагыз, бу семинар узу турында сертификат алырга, башка чараларга язылырга һәм экспорт эшчәнлеге өлкәсендәге барлык вакыйгалардан хәбәрдар булырга мөмкинлек бирәчәк.
Тулырак мәгълүматны +7 917 888-28-82 (Альбина) телефоны буенча алырга мөмкин.