Татарстан эшкуарлары «Минем бизнес» вебинарында катнашу өчен чакырыла

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген 10 сәгатьтә бизнес-белем бирү мәсьәләләренә багышланган «Минем бизнес» вебинары узачак. Трансляцияне Synergy.Online цифрлы платформасында теркәлү яки авторизация үтү нәтиҗәләре буенча карарга мөмкин, әлеге сылтама буенча: https://synergy.online/webinars.

Чарада катнашучыларга бизнес-белем бирү өлкәсендә укытуның актуаль алымнарын сайлау, трендлар һәм тенденцияләр, кризис шартларында төп күнекмәләр һәм компетенцияләр алу инструментлары турында сөйләячәкләр.

Вебинар кысаларында бизнес алып бару буенча уңышлы кейслар, эшкуарлыкта digital-технологияләрне куллану алымнары каралачак.

Чара Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан «Синергия» корпорациясе белән берлектә «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә. Вебинар кысаларында илкүләм проект нигезендә белем бирү программалары исемлеген актуальләштерү эшенә алхәбәр биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International