Узган атнада Казанда 2019 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның иң яхшы экспортерларын сайладылар. «Ел экспортеры» конкурсы кысаларында кече һәм урта бизнес вәкилләре арасында 11 номинациядә җиңүчеләр билгеләнде.
Чара өченче ел рәттән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә. Ел саен уздырыла торган «Ел экспортеры» конкурсы кече һәм урта бизнес арасында экспорт эшчәнлеге лидерларын ачыклауга һәм тышкы икътисадый эшчәнлек буенча иң яхшы тәҗрибәне һәм практиканы алга этәрүгә юнәлдерелгән республика инициативасы булып тора.
Бүген экспорт эшчәнлеге тотрыклы һәм икътисадый үсешнең төп факторларыннан берсе буларак карала. COVID-19 пандемиясе китереп чыгарган тотрыксыз хәлләргә карамастан, Россия компанияләренең экспорт активлыгы элеккечә үк югары булып кала бирә, ә экспорт эшчәнлеген алып бару өчен шартлар тудыру федераль дәрәҗәдә дә, республика дәрәҗәсендә дә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру эшенә кертелгән.
Җиңүчеләр 11 номинациядә игълан ителде, 2019 ел нәтиҗәләре буенча алар тарафыннан гомуми суммасы 1 496,4 млрд сумлык экспорт контрактлары төзелгән:
- Сәнәгать өлкәсендә иң яхшы экспортер-предприятие – «Завод стеклопластиковых труб» ФҖП ҖЧҖ;
- Хезмәт күрсәтү өлкәсендә иң яхшы экспортер-предприятие – «ПСГ» ҖЧҖ (Parcel Service Group LTD);
- халыкара хезмәттәшлек өлкәсендә иң яхшы экспортер-предприятие – «Лаверна Глобал» ҖЧҖ;
- Агросәнәгать комплексы өлкәсендә иң яхшы экспортер-предприятие – «Интеграл плюс» ҖЧҖ;
- Югары технологияләр өлкәсендә иң яхшы экспортер-предприятие – «Инновацияле технологияләр» ҖЧҖ;
- БДБ илләренә иң яхшы экспортер-предприятие – «Эдже Групп» ҖЧҖ;
— Ерак чит илләрдәге иң яхшы экспортер-предприятие – «Трис» ҖЧҖ;
- Үсеш динамикасы буенча иң яхшы предприятие-экспортер – «Винтерком» ҖЧҖ;
- Экспортның иң озын тарихына ия булган иң яхшы экспортер-предприятие – «НПП «Прома» ҖЧҖ;
- Иң зур экспорт географиясе булган иң яхшы экспортер-предприятие - «Арсенал» ҖЧҖ;
- Ел ачышы - «Три кроватки групп» ҖЧҖ.
Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле статуэткалар тапшырылды. Моннан тыш, аларга конкурс эмблемасын продукциянең һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең югары сыйфатын раслый торган күрсәткеч буларак куллану хокукы да бирелә.