Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән, ел саен үткәрелә торган журналист эшләре республика конкурсына конкурс эшләрен кабул итә башлау турында игълан итә. Татарстан Республикасы үсешенең социаль-икътисадый темаларына язучы журналистлар катнашу өчен чакырыла.
РФ Салым кодексына һәм федераль законнардагы статьяларга кертелгән төзәтмәләр нигезендә, аерым эшчәнлек төрләре өчен вакытлы керемгә бердәм салым рәвешендә салым салу системасы Россиядә 2021 елның 1 гыйнварыннан башлап тулысынча гамәлдән чыгарга тиеш. Федераль салым хезмәте мәгълүматлары буенча, Татарстанда вакытлы керемгә бердәм салым түләүчеләр 50 меңнән артык.
1 ноябрьдә халыкны эш белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән 2% ташламалы кредит бирү программасын гамәлгә ашыру төгәлләнә. Программа эшчәнлеге икътисадның пандемиядән зыян күрүче тармакларына караган Татарстан эшкуарлары арасында ихтыяҗ зур булуын күрсәтә. Узган атна ахырына банклар тарафыннан 13,5 млрд. сумлык 6 279 кредит бирелгән.
Узган атнада видеоконференцэлемтә режимында Республика икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең традицион утырышлары узды. Киңәшмәләр муниципалитетларның финанс тотрыклылыгын тәэмин итү, контроль-күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендә законнар нигезендә җайга салу үзгәрешләренә, шулай ук федераль дәрәҗәдә ярдәм итүнең яңа чараларына багышланган иде.
2020 елда Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 31,6 млрд. сум бүлеп бирү планлаштырыла. Шуларның 23,1 млрд. сумы – федераль бюджеттан, 8,5 млрд. сумы республика бюджетыннан биреләчәк.
Хөрмәтле эшкуарлар!
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 13 октябрендәге 875 номерлы карары белән расланган «Процент ставкасын субсидияләү» программасы буенча гаризалар кабул итүнең тәмамлануы турында игълан итә.
Пандемия чорында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан федераль программаларга колачланмаган эшкуарларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар пакеты эшләтеп җибәрелде. Моннан тыш, хәзерге вакытта республикада өстенлекле тармаклар хисабына икътисадны торгызу бурычы тора, алар өчен, 24 августтан башлап, төбәк икътисадын стимуллаштыруга һәм җанландыруга юнәлдерелгән өстәмә ярдәм чаралары пакетына старт бирелде.
23 октябрь көнне, 17:00 сәгатьтә Эшкуар йортында «Ел экспортеры» конкурсына йомгак ясалачак. Чарада 2019 елда экспорт контрактларын төзегән кече һәм урта бизнес субъектлары – экспортерлар катнашачак.
Яр Чаллыдан хоккей кәшәкәләре җитештерүче «ЗаряД» компаниясе Мюнхенда узачак күргәзмәдә катнашырга планлаштыра. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган оешма – Эшкуарлыкка ярдәм фондының Экспортка ярдәм үзәге әлеге чарада катнашуны оештыруда ярдәм күрсәтәчәк.
Бүген Татарстан территориясендә 7 моношәһәр урнашкан, аларда миллионнан артык кеше яши, бу республиканың икътисадый актив халкының дүрттән бер өлеше. Моношәһәрләрне үстерү фондыннан ярдәм программалары ярдәмендә аларны үстерү буенча яңа мөмкинлекләр барлыкка килгән.