Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды структурасына керүче Экспортка ярдәм үзәге 2021 елга эш планын формалаштыру өчен хезмәт күрсәтүләргә гаризалар җыя башлый.
Экспортка юнәлтелгән эшкуарлар өчен Үзәктә презентация һәм башка материалларны чит телләргә тәрҗемә итү буенча да ярдәм күрсәтелә. Продукцияне экспортлау һәм халыкара электрон сәүдә мәйданчыкларында урнаштыру өчен кирәкле таләпләргә туры китерүдә булышлык ителә. Эшкуарлар тышкы икътисадый эшчәнлек мәсьәләләре буенча чит ил экспертларын җәлеп итү, Россия Федерациясе территориясендә һәм чит илләрдә күргәзмә-ярминкә чараларында катнашуны оештыруда ярдәм итү, һәм Үзәк тарафыннан гамәлгә ашырыла торган башка хезмәтләр күрсәтү юлы белән дә, консультация ала алалар.
Моннан тыш, КУЭның экспорт юнәлешле вәкилләре өчен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан «Развитие» микрофинанс продукты эшләнде, ул ярдәм чараларының өстәмә республика пакетына кертелде. Программа шартлары буенча кредит алучыларның әлеге төркеме өчен экспорт эшчәнлеген гамәлгә ашыру кредит максаты булырга тиеш. Субъект РФ ҮБ төп ставкасының яртысына тигез булган процент белән - 3-24 айга кадәр срокка 1-5 миллион сумлык микрозайм алырга мөмкин.
Экспортка ярдәм үзәге хезмәтләреннән файдалану өчен гаризаны 10 ноябрьгә кадәр tatexport@yandex.ru почтасы аша яки +7(967)0-116-116 номеры буенча җибәрергә мөмкин.