Татарстанда җиһаз җитештерүче экспорт эшчәнлегенә ярдәм буенча 2,4 млн сум акча алды

2020 елның 28 октябре, чәршәмбе

Эшкуарлыкка ярдәм фонды «Развитие» программасы буенча бизнеска ярдәм итү чараларының икенче пакетына кергән беренче микрозаймнарны бирә башлады.

«Развитие» микрофинанс продукты Икътисад министрлыгы тарафыннан махсус экспорт юнәлешле КУЭ вәкилләре өчен эшләнгән. Программа шартлары буенча кредит алучыларның әлеге төркеме өчен экспорт эшчәнлеген гамәлгә ашыру кредит максаты булырга тиеш. Субъект РФ ҮБ төп ставкасының яртысына тигез булган процент белән - 3-24 айга кадәр срокка 1-5 миллион сумлык микрозайм алырга мөмкин.

Мондый мөмкинлектән Зеленодольсктан «Меган» ҖЧҖ компаниясе файдаланган. Предприятие мебель һәм комплект җиһазлар җитештерү белән шөгыльләнә. Компания экспорт юнәлешле предприятиеләр реестрына кертелгән һәм үз продукциясен Польша, Литва, Словакиягә һәм башка илләргә сата, шул исәптән IKEA компаниясен мебель җитештерү өчен комплект җиһазлары белән тәэмин итә.

Предприятие яңа җиһазлар сатып алу өчен 24 ай срокка 2,4 млн сум күләмендә финанс ярдәме алган, ул аны булган җиһазларны модернизацияләү һәм яңаларын сатып алу өчен тотачак.

Займны рәсмиләштерү өчен документлар, Эшкуарлыкка ярдәм фондына микрофинанслау өчен алынган гаризаларның күпчелеге кебек үк, ФАСТТРЕК.РФ порталы аша тапшырылган. Портал Татарстанның кече һәм урта бизнесына ярдәм чараларыннан тиз арада файдалану коралы булып тора һәм «бердәм тәрәзә» форматында эшли.  

Моннан тыш, Татарстан экспортерлары өчен презентация һәм башка материалларны әзерләү һәм чит телләргә тәрҗемә итүдә дә ярдәм күрсәтелергә мөмкин. Продукцияне экспортлау һәм халыкара электрон сәүдә мәйданчыкларында урнаштыру өчен кирәкле таләпләргә туры китерүдә ярдәм күрсәтелә. Бизнесның экспорт юнәлешле вәкилләре чит ил экспертларын җәлеп итү, Россия Федерациясе территориясендә һәм чит илләрдә күргәзмә-ярминкә чараларында катнашу һәм Икътисад министрлыгына караган «Экспортка ярдәм үзәге» тарафыннан гамәлгә ашырыла торган башка хезмәтләр күрсәтү мәсьәләләре буенча консультацияләр алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International