Татарстан муниципаль берәмлекләре «Иң яхшы муниципаль практика» россиякүләм конкурсында лауреатлар булган. Мамадыш шәһәре һәм Баулы районының Исергәп авыл җирлеге җиңүчеләр дип танылган.
Татарстан территорияләре федераль бюджеттан җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең иң яхшы тәҗрибәсен бүләкләүгә һәм таратуга дотацияләр алачак. Премияләр территориаль идарә, шәһәр төзелеше сәясәте, шәһәр хуҗалыгын цифрлаштыру өлкәсендәге уңышлар, шулай ук финанслар белән нәтиҗәле идарә итү һәм милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен бирелә.
75 млн. сум күләмендә финанс ярдәме Мамадыш шәһәрен үстерүгә юнәлдереләчәк, Исергәп авыл җирлегенә 15 млн. сум биреләчәк.
Дотацияләрдән тыш, лауреатлар Россия Федерациясе Хөкүмәте дипломнарын ала һәм иң яхшы тәҗрибәләр, аңлатмалар биреп, җыентыкка кертеләчәк.
«Иң яхшы муниципаль практика» россиякүләм конкурсы 2017 елдан бирле үткәрелә һәм иң уңышлы идарә тәҗрибәсен ачыклау һәм таратуга юнәлдерелгән. Быел конкурста җиңүчеләр – Россиянең 20 субъектыннан 30 муниципаль берәмлеккә ярдәм итү өчен 1 млрд. сум юнәлдерелгән.