«РОССИЯ-2035» социаль-икътисадый үсеш стратегиясенең яшьләр проектларының бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Анда гомуми белем бирү оешмалары укучылары (1-11 сыйныфлар), һөнәри белем бирү оешмалары студентлары, югары белем бирү оешмалары студентлары һәм аспирантлары, 7 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь белгечләр катнаша ала.
Конкурс ике этапта уза.
Беренче читтән торып катнашу этабы кысаларында катнашучыларга 2020 елның 8 ноябренә кадәр россия2035.рф сайтында гариза тутырырга һәм иҗади эш җибәрергә кирәк. 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге катнашучылар өчен – рәсемнәр, 15-35 яшьлекләр өчен – инфографика яки проект, катнашучыларның барлык төркемнәре өчен – эссе.
Конкурс эшен әзерләгәндә катнашучыларга конкурсның тематик юнәлешләреннән берсен сайларга кирәк:
1) цифрлы платформа буларак дәүләт: икътисад һәм социаль өлкәнең төп тармакларын үзгәртеп кору;
2) мәгариф, фән, мәдәният: яңа технологияләр һәм ихтыяҗлар;
3) сәламәтлек саклау, демография, экология: халыкның иминлеген тәэмин итү;
4) ТКХ һәм шәһәр мохите: «акыллы» һәм куркынычсыз шәһәр – иртәгә;
5) Ерак Көнчыгыш һәм Арктика: перспектив территорияләрне үстерү.
Эксперт комиссиясе 14 ноябрьгә кадәр кергән эшләргә бәя бирәчәк һәм көндезге этапта катнашучыларны билгеләячәк. Турыдан-туры этапта катнашучылар исемлеге россия2035.рф сайтында 2020 елның 15 ноябреннән дә соңга калмыйча урнаштырылачак.
Конкурсның турыдан-туры этабы 11-13 декабрьдә Мәскәүдә конкурс эшләрен халык алдында яклау рәвешендә үткәреләчәк, шулай ук белем бирү-эшлекле һәм мәдәни программалар да оештырылачак.
Конкурс шартлары белән тулырак итеп Нигезләмәдә танышырга мөмкин.
«РОССИЯ-2035» социаль-икътисадый үсеш стратегиясенең яшьләр проектлары бөтенроссия конкурсы Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы ярдәмендә «Киләчәк стратегиясе» мәгариф проектларына ярдәм фонды тарафыннан үткәрелә. Ул яшьләрне Россия Федерациясенең 2035 елга кадәр социаль-икътисадый үсеш стратегиясе проектын әзерләү процессына җәлеп итүгә юнәлдерелгән.