ЯҢАЛЫКЛАР


30
апрель, 2021 ел
җомга

 «Туклану продуктлары, ингредиентлар һәм җитештерү технологияләре - UzFood 2021» 20 нче халыкара күргәзмәсендә ТР Икътисад министрлыгы һәм аның ведомство буйсынуындагы структуралар ярдәмендә Татарстан продукциясе белән коллектив стенды тәкъдим ителгән, республика эшкуарларының Үзбәкстандагы сәүдә челтәрләре вәкилләре белән очрашулары булып узган.

Татарстан Республикасы кара һәм төсле металл калдыкларын әзерләү, саклау, эшкәртү һәм сату эшчәнлеген лицензияләү буенча комплекслы карарны гамәлгә ашыруда сынау проектында катнашучылар исемлегенә кертелгән. Татарстан Республикасы белән бергә сынау проектында Белгород, Омск, Тамбов өлкәләре һәм Камчатка крае да катнашачак.

2021 елның 29 апрелендә ТР Икътисад министрлыгында контроль-күзәтчелек эшчәнлеген федераль һәм төбәк дәрәҗәләрендә җайга салучы федераль законнарны гамәлгә ашыру өчен норматив-хокукый актлар проектларын әзерләү турында фикер алыштылар. Чара видеоконференцэлемтә режимында Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан 2021 елга «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында»гы Федераль законны Россия Федерациясе территориясендә гамәлгә ашыру өчен кирәкле Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары чараларының план-графигын үтәү мәсьәләсе буенча узды.


29
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы икътисадын тотрыклы үстерүне тәэмин итү чаралары планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркем утырышы узды. Эшче төркем әгъзалары инновация проектларына грант ярдәме мәсьәләләре турында фикер алышты.

Татарстан Республикасы эшкуарлары, ТР Икътисад министрлыгы ярдәме белән, Үзбәкстанда азык-төлек сәнәгатенә һәм азык-төлек продуктларына багышланган UzFood юбилейлы халыкара күргәзмәсендә үз продукцияләрен тәкъдим иткән.

2021 елның 29 апрелендә Россия Хөкүмәтенең Координация үзәгендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» дигән яңа илкүләм проектны тәкъдим иткән. Шулай ук Туризм буенча федераль агентлык җитәкчесе Зарина Догузова һәм «Корпорация Туризм.РФ» АҖ генераль директоры Сергей Суханов та чыгыш ясаган.


28
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан укучылары Финанс грамоталылыгы буенча бөтенроссия онлайн-олимпиадасының төбәк этабында катнашты. Тантаналы чаралар илнең 13 төбәгендә, шул исәптән Татарстан Республикасында да, узды. Олимпиада, барыннан да элек, укучыларны шәхси финанслар белән идарә итү нигезләре белән таныштыруга юнәлдерелгән һәм аларга алга таба эшләү һәм тормышларында кирәк булачак акча белән эш итүгә бәйле гамәли күнекмәләр бирә.

Агымдагы елда илкүләм проектлар үзгәрешләр кичерде, алар составына 45 төбәк проекты кертелгән, аерым алганда, «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында «Россия Федерациясе гражданнарына патриот тәрбия бирү» һәм «МСП» илкүләм проекты буенча «Үзмәшгуль гражданнар белән эшчәнлек алып бару өчен уңайлы шартлар тудыру» дигән яңа 2 проект гамәлгә ашырыла башлады.


27
апрель, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында хәбәр итүләренчә, илкүләм проектны гамәлгә ашыру кысаларында балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтү, мәшгульлеккә ярдәм итү (шул исәптән балалар бакчаларында өстәмә урыннар булдыру юлы белән дә), спорт инфраструктурасын үстерүгә, сәламәт яшәү рәвешенә һәм өлкәннәр турында кайгыртуга булышлык итү каралган.

«Казаноргсинтез» ГАҖ Директорлар советының агымдагы атнада компания акционерларының еллык гомуми җыелышында сайланган яңа составтагы беренче утырышы узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International