«Казаньоргсинтез» ГАҖ Директорлар советының беренче утырышы узды

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

«Казаноргсинтез» ГАҖ Директорлар советының агымдагы атнада компания акционерларының еллык гомуми җыелышында сайланган яңа составтагы беренче утырышы узды. 

Чара ВКЭ форматында узды, анда ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты. Ул әлеге предприятиенең Директора советы составына керә. 

Беренче утырышның көн тәртибенә Совет составын билгеләү, Башкарма дирекцияне сайлау һәм алдагы эш планнарына кагылышлы җиде мәсьәлә чыгарылган иде. 

Аерым алганда, Совет рәисе сайланды, ул Р.Шиһабетдинов булды, Башкарма дирекция сайланды һәм секретаре билгеләнде.
Моннан тыш, утырышта Директорлар советы әгъзалары арасында «Казаньоргсинтез» ГАҖ эшчәнлегенең төп юнәлешләрен бүлү һәм предприятиенең башкарма органнарыннан аларга җаваплы җитәкчеләр   беркетү мәсьәләсе каралды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International