Агымдагы елда илкүләм проектлар үзгәрешләр кичерде, алар составына 45 төбәк проекты кертелгән, аерым алганда, «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында «Россия Федерациясе гражданнарына патриот тәрбия бирү» һәм «МСП» илкүләм проекты буенча «Үзмәшгуль гражданнар белән эшчәнлек алып бару өчен уңайлы шартлар тудыру» дигән яңа 2 проект гамәлгә ашырыла башлады.
Патриот тәрбия бирү проектын үтәү уку-укыту һәм методик әдәбиятта, дәресләрне карап тотуда, укудан тыш эшчәнлектә, өстәмә белем бирү системасында тәрбия компонентларын көчәйтүне күздә тота. Проектны гамәлгә ашыруда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы катнаша, республика бюджетыннан финанслау каралган.
Төбәк проекты граждани һәм патриот тәрбия бирү буенча дәүләт яшьләр сәясәте принципларын һәм өстенлекләрен формалаштыруга, буыннар дәвамчанлыгын тәэмин иттерүгә, патриотизм проектларына һәм иҗтимагый инициативаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Шулай итеп, патриотизм тәрбияләү чаралары ярдәмендә «Җиңү», «Аҗаган», «Ватанның тугры уллары» республика хәрби-спорт уеннарын үткәрү, Бөек Ватан сугышы (1941-1945 еллар) чорларының канкойгыч сугышларында совет солдатлары һәлак булган урыннарга эзләнү экспедицияләре үткәрү планлаштырыла. Проект патриотизмның шәхси әһәмиятен көчәйтүгә юнәлдерелгән, аның максаты- – дәүләт тарихы белән таныштыру, армиядә хезмәт итүгә әзерләү, яшь буында Ватанга тирән хөрмәт һәм мәхәббәт, ил өчен горурлык хисләре тәрбияләү, буыннар арасындагы үзара бәйләнешне саклау.
Шулай ук 2021 елда тагын бер яңа төбәк проектын гамәлгә ашыру планлаштырылган. «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты составына үзмәшгуль гражданнар тарафыннан эшчәнлек алып бару өчен уңай шартлар тудыруга кагылышлы закон проекты да кертелгән. Үзмәшгульләр саны арткан шартларда төп бурыч – гражданнарның бу категориясен үстерү һәм һәрьяклап дәүләт ярдәме күрсәтү.
Әлеге максатта үзмәшгульләргә проект нигезендә микрозаймнар, поручительлекләр бирү, «Минем бизнес» үзәге базасында мәгълүмати-консультация хезмәтләре күрсәтү, грантлар бирү каралган.
Проект чараларын үтәү өчен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы җаваплы булып тора, аларны гамәлгә ашыру өчен республика һәм федераль бюджеттан 34 млн.сум акча бүлеп бирү планлаштырыла.