Татарстан лицензияләү буенча сынау проектында катнаша

2021 елның 30 апреле, җомга

Татарстан Республикасы кара һәм төсле металл калдыкларын әзерләү, саклау, эшкәртү һәм сату эшчәнлеген лицензияләү буенча комплекслы карарны гамәлгә ашыруда сынау проектында катнашучылар исемлегенә кертелгән. Татарстан Республикасы белән бергә сынау проектында Белгород, Омск, Тамбов өлкәләре һәм Камчатка крае да катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International